-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
БЕРЕНЧЕ ОНЛАЙН-МӘДРӘСӘ ХАЛЫКТА ПОПУЛЯРЛАША АЛЫРМЫ? Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты моңарчы тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә гамәлгә ашырды.
-
СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ БАРЛАНА «Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200енә бәя бирергә өлгерде. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли.
-
«Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырылды Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен «Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырды.
-
«ТЕШ - ОРГАНИЗМ КӨЗГЕСЕ» - табиб киңәшләре Табиб киңәшләрен укыйк әле, бик файдалы!
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 2 Гөлсинә Кәбирова – 2021 елгы Бөтенрусия халык санын алу кампаниясенең иң беренче җанисәпчеләреннән берсе. Аның участогы – Төмән өлкәсе Тубыл районы Ачира һәм Изәмәт авыллары. Бер авыл икенчесеннән 25 км ераклыкта урнашкан, тик монда бу зур ара саналмый.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
Казанда татарча сөйләшүче ике попугай 100 мең сумга сатыла
Казанда татар телендә сөйләшүче попугайр саталар. Бәясе 100 мең сум. Сату турындагы игълан популяр кулдан сатып алу сайтында урнаштырылган булган. Сатучы сүзенә караганда, попугайлар татар теленең ике диалектында сөйләшә белә икән.
Яшел каурыйлы тутый, мишәр диалектында, ә зәңгәр каурыйлысы татар теленең Казан диалектында сөйләшә ала. Хәер, попугайларның үзара нинди диалектта сөйләшүе хәбәр ителми.
Сатучының сүзләренә караганда, попугайлар бер-берсе белән гел бәхәсләшеп, тиргәшеп тора, ләкин аерым инде яши алмаячак.
Татарча сөйләшә торган тутылар татар мәдәниятына да битараф түгел икән.
Аларга чәк-чәк, өчпочмак һәм чәй исе бик ошый. Алар татар мәдәниятен бик хөрмәт итә.
Сатып алучыга бонус итеп, яшел каурыйлы попугай Татарстан гимнының беренче куплетын, ә бу зәңгәр каурыйлысы гимнның кушымтасын җырлап бирәчәк.
Милләтпәрвәр попугайлар берсе берсе 50 мең сум тора. Шулай ук игъланда язылган буенча сатучы, сезнең өегезгә килеп, тутый кошыгызны татарча сөйләшергә өйрәтә ала. Бер дәреснең бәясе 5000 сум.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз