Логотип Идель
Яңалыклар

КАЗАНДА ТАТАРСТАН КИНОСЫ КӨННӘРЕ БАШЛАНА

Татарстан киносы көннәре күптән көтелгән «Сөмбел» фильмы (режиссер Рәшит Маликов һәм Рамил Фазлыев) белән ачылачак. Картина танылган язучы Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» әсәре буенча эшләнгән. Яңа фильм Татарстанда һәм Үзбәкстанда төшерелгән.

Татарстан киносы көннәре күптән көтелгән «Сөмбел» фильмы (режиссер Рәшит Маликов һәм Рамил Фазлыев) белән ачылачак. Картина танылган язучы Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» әсәре буенча эшләнгән. Яңа фильм Татарстанда һәм Үзбәкстанда төшерелгән.  


Бүген  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан киносы көннәренә багышланган матбугат конференциясе булып узды. Журналистлар белән очрашуда  ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, «Татаркино» ТР ДБУК директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова, театр һәм кино артистлары Зөлфия Вәлиева, Фәнис Җиһаншин, режиссер Солтан Сөнгатуллин һ.б. катнашты. 
Мәгълүм булганча, ТАССРның 100 еллыгына багышланган Татарстан киносы көннәре Казанда 24-30 август көннәрендә оештырыла. 


Атна дәвамында тамашачыларга «милли конкурс» номинациясендә XVI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына кергән Татарстан кинематографистларының фильмнары тәкъдим ителәчәк, ди Миләүшә Айтуганова. 


Татарстан киносы бәйрәме «Мир» кинотеатрында узачак һәм кино сөючеләр өчен зур бәйрәм булыр дип көтелә: йолдызлар өчен кызыл келәмле юл, көчле премьералар һәм иҗади очрашулар да булачак.
«Билгеле булганча, тормышыбыздагы соңгы вәзгыять уңаеннан, Казан мөселман киносы фестивале быел техник режимда узачак һәм тамашачылар өчен ябык үтә. Шуңа күрә Татарстан киносы көннәрен мини-фестиваль форматында үткәрергә карар кылынды. Республика кино залларында да фильмнарны тамаша кылырга мөмкин булачак», - ди «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә ханым Айтуганова.


Татарстан киносы көннәре кысаларында шулай ук «Вопреки» (реж. Наил Хәйретдинов); «Танцуй в Углу» (реж. Солтан Сөнгатуллин); «Апанай мәчете-Казанның энҗе бөртеге» (реж. Әмир Гатауллин); «Пустота» (реж. Павел Москвин); «Мать» (реж. Вячеслав Кузьмин); «История одной фотографии» (реж. Салават Юзеев); «Фәнис Җиһаншин. Сәхнә артында сөйләшү» (реж. Ренат Хәбибуллин) фильмнары тәкъдим ителә.


Тамашачылар шулай ук «Шла, шла и увидела» (реж. Элина Касимова); «Волчий Яр» (реж. Әмир Галиәскәров); «Ревизские сказки. Архивное дело» (реж. Сергей Киатров); «Әпипә» (реж. Илшат Рәхимбай).
Фестиваль «Таганок отряды» нәфис фильм премьерасы белән тәмамланачак. Бу - Казан тамашачысына «Татаркино» бүләге. Совет әдәбияты классигы, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең «Таганок» повестен Башкортстаннан режиссер Айнур Әскәров экранлаштырды. Айнур Әскәров Татарстан тамашачына яхшы таныш режиссер, ул мөселман киносы фестивалендә еш катнаша. 

Барлык фильмнар да режиссерлар һәм иҗади төркемнәрнең башка әгъзалары тарафыннан тәкъдим ителәчәк. «Мир» кинотеатрында Татарстан фильмнары өчен музыка язган һәм төрле рольләр башкарган актерлар белән иҗади очрашулар узачак. Тамашачыларга үз эшләре турында Татарстан Республикасының атказанган артисты Айгөл Бариева, Татарстан Республикасының халык артисты, композитор Вил Усманов, Татарстан Республикасының атказанган артисты К.Тинчурин исемендәге театр һәм кино артисты Зөлфия Вәлиева, Г.Кариев исемендәге яшь тамашчы теаатры артисты Гөлназ Галимуллина, Гүзәл Сибгатуллина һ.б. сөлиячәк.


Журналистлар белән очрашуга килгән Зөлфия Вәлиева:
-    Күк капусы ачылды, ниһаять иҗатка кайттык. Артистлар өчен зур шатлык. Фестивальдә «Әпипә» картинасы да күрсәтеләчәк, бу фильмда мин берничә образ башкардым, - диде.
27 август көнне «Мир» кинотеатрында Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева белән иҗади очрашу да оештырыла. Очрашу вакытында артист үзе язган җырларны башкарачак. 

Режиссер Ренат Хәбибуллинның «Фәнис Җиһаншин. Сәхнә артында сөйләшү» документаль фильмы артистның тормыш һәм иҗат юлын сурәтли. Ф.Җиһаншин өчен көтелмәгән тәкъдим булса да, режиссер фикеренчә 16 минутлык фильм шактый мавыктыргыч килеп чыккан. 

Исегезгә төшереп узабыз, Казан мөселман киносы фестивалендә «Милли конкурс» номинациясе моннан дүрт ел элек гамәлгә кертелгән иде. Әлеге номинациядә акчалата призлар 100 дән алып 300 меңгә кадәр каралган. «Милли конкурс»та җиңгән  яшь режиссерлар өчен бу дәүләт ярдәме. Фестивальдә җиңү яулаган картиналар башка проектларда да үзләрен күрсәтә алалар.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев