Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда тәүге тапкыр Яшь дипломатлар глобаль форумы узачак

Беренче тапкыр ул 2017 елда Сочи шәһәрендә узган иде.

26-30 август көннәрендә Казанда беренче тапкыр V Яшь дипломатлар глобаль форумы узачак. Форумда дөньяның 60тан артык иленнән йөздән артык белгеч катнашуы көтелә. Беренче тапкыр ул 2017 елда Сочи шәһәрендә узган иде, Казандагы чара бишенчесе булачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Глобаль форум «Дипломатия өчен яңа заман» темасына багышланачак. Сессияләр барышында чарада катнашучылар заманча шартларда дипломатия трендлары, цифрлаштыру, халыкара мөнәсәбәтләрдә мәгълүмати һәм киберкуркынычсызлык, «алмашу культурасы» дәвере, интеграцион берләшмәләрнең киләчәге хакында фикер алышачак.

Моннан тыш, Яшь дипломатлар халыкара ассоциациясенә рәсми рәвештә яңа әгъзалар кабул итү тантанасын үткәрү ниятләнә. Форумның спикерлары арасында федераль һәм төбәк хакимияте органнары, академик һәм иҗтимагый-сәяси даирә вәкилләре, эшкуарлар бар.

Чыганаклар: ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы, Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев