Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда тхэквондо ГТФ буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге уза

Казанда тхэквондо ГТФ буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге старт алды. Бәйге 4 көн дәвам итә, ярышлар Европа чемпионаты һәм беренчелегенә сайлап алу статусына ия.

Казанда тхэквондо ГТФ буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге старт алды. Бәйге 4 көн дәвам итә, ярышлар Европа чемпионаты һәм беренчелегенә сайлап алу статусына ия.

Казанның "Ак Барс" Көрәш Сараенда узучы ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россия тхэквондо берлеге вице-президенты Рафис Мусин, «Россия тхэквондо ассоциациясе (ГТФ)» ОСО Президенты Дамир Хәлилов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Хәлил Хәмит улы ярышларда катнашучыларны һәм кунакларны ТР Спорт министрлыгы исеменнән сәламләде:

«Бүген монда бөтен илдән иң көчле спортчылар җыелган. Шунысы куанычлы, соңгы елларда ГТФ тхэквондо популярлаша бара-командалар, катнашучылар саны арта. Спортчыларга имгәнүләрсез генә яшәргә телим, Казанда тхэквондо буенча яңа йолдызлар кабынсын», - диде министрның беренче урынбасары. Ул шулай ук кунакларга Казан буйлап сәяхәт итәргә, татар кухнясын татып карарга һәм Татарстан башкаласына даими рәвештә кунакка йөрергә тәкъдим ясады.

Үз чиратында Дамир Хәлилов Россия Спорт министрлыгына һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгына матур итеп оештырган өчен рәхмәт белдерде:

«Бу ярышлар безнең өчен бик мөһим, чөнки июнь аенда Казан тхэквондо буенча Европа чемпионатын һәм беренчелеген кабул итәчәк. Россия ярышлары нәтиҗәләре буенча илебезне халыкара аренада тәкъдим итәчәк иң көчле спортчылар билгеләнәчәк», - дип билгеләп үтте тхэквондо Россия ассоциациясе президенты.

Быел Россия чемпионаты һәм беренчелегендә үз регионнарында ярыша торган 700дән артык спортчы катнаша. Катнашучыларның географиясе Россия Федерациясенең 52 субъекты тарафыннан тәкъдим ителгән.

Казанда ярышларның махсус кунагы булып тхэквондо буенча Россия Федерациясенең демонстрацион командасы торды, аның составына гамәлдәге 50 спортчы керә. Алар ачылыш тантанасында трюклар, блокларны синхрон күрсәтү, уңыш һәм үз-үзеңне саклау техник комплексын күрсәтү чыгышлары белән чыгыш ясадылар.

Татарстан әлегә лидер түгел, ләкин өмет бар

Дамир Хәлилов "Идел" журналы хәбәрчесенә белдергәнчә, әлеге спорт төре соңгы елларда Россия күләмендә елдан-ел популярлаша бара. "Төбәкләр саны да, шөгыльләнүче спортчылар саны да арта. Халыкара класслы спорт осталары да күбәйгәннән күбәя. Лидер-төбәкләр дип Мәскәү, Краснодар, Красноярск краен атарга була. Татарстан әлегә унлыкка керә, ләкин югаррак күтәрелү өчен мөмкинлекләр дә, шартлар да бар. Аеруча Казан, Әлмәт, Чаллы, Яшел Үзән шәһәрләрендә бу спорт төре популяр". Якынча 800дән артык спортчы шөгыльләнә", - диде ул.

Дамир Хәлилов моңа кадәр үзе дә тренерлык эше белән шөгыльләнә иде. Кызганыч, Россия күләмендә тхэквондо оешмасын җитәкли башлагач, башкаларны өйрәтергә вакыты калмый икән.

Әлбәттә, очрашудан файдаланып, Дамир әфәндедән әтисе - данлыклы көрәшче һәм тренер, озак еллар дәвамында Казанның Авиатөзелеш районында көрәш секциясен җитәкләгән Диләр абый турында да сораштык. "Бераз авырып торды әле. Йөрәге белән проблемалар булып алды. Аллага шөкер, кыенлыклар артта калды дип өметләнәм".

Спорт төрен түгел, тренерны сайладым

Әлеге ярышларда танылган татар алып баручысы, Тинчурин театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллинның улы Нурсолтан да катнаша. Социаль челтәрләрдә аның улы белән ярышларга йөрүен дә, улының уңышларына шатланып язмалар урнаштыруын да беләдер.

"Нигә соң улыңны башка спорт төренә бирмәдең? Бездә бу бик популяр түгел бит", дигән соравыма Рөстәм үзенә генә хас оригиналь җавап бирде:

- Дөресен әйтәм, мин спорт төрен түгел, ә тренерны сайладым. Дамир Диләр улы Хәлиловны шәп спортчы, шәп кеше буларак беләм. Нурсолтанга тугыз яшь, алты яшьтән шөгыльләнә. Кызыллы-зәңгәрле билбау иясе, майда кызыл билбауга аттестация үтәчәк. Европа беренчелеген көтәбез инде хәзер.

Нурсолтан Гайзуллин һәм Дамир Хәлилов

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: спорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев