Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Казанда «Том Сойер Фест» старт ала

    Быел фестивальдә катнашучылар шәһәрнең тарихи үзәгендәге 3 йортны яңартырга планлаштыралар.

     «Том Сойер Фест» Бөтенроссия форматында 1 июньнән старт ала. Казанда да фестивальдә катнашырга теләүчеләр байтак.

    Фестиваль Калинин урамындагы 12-нче номерлы йорт янында 14.00 сәгатьтә башлана. Координаторлар кунакларга фестивальнең тарихы һәм бу сезонга планнар турында сөйләячәкләр.

    Җәй дәвамында Казан волонтерлары Волков ур., 42 адресы буенча урнашкан Богородский йортының фасадын, республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объектын, модерн элементлары белән эклектика стилендәге архитектура истәлеген торгызырга планлаштыралар. 1910-1943 елларда бу йортта химикАлексей Яковлевич Богородский яшәгән. Хәзерге вакытта йортта профессор токымнары яши.

    Шулай ук активистлар Фатыйх Кәрим ур., 11 адресы буенча урнашкан Беркутов йортын яңартачак. Бу муниципаль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты. Декоратив бизәлешендә татар халык архитектурасы мотивлары һәм модерн элементлары тупланган агач шәһәр төзелеш сәнгате үрнәге. Бина XIX гасыр ахырында төзелгән, биредә Казанның бишенче полиция бүлеге табибы Н.И.Беркутов яшәгән. Хәзер анда аның токымнары яши.

    Фестивальнең өченче «катнашучысы» Калинин урамы буенча урнашкан 12-нче номерлы йорт булачак. Ул агач төзелеш сәнгатеннең кызыклы үрнәге булып тора һәм шәһәрнең тарихи катлам төзелешен тәкъдим итә.

    Узган ел активистлар планлаштырылган 8 йортның 5-сен яңарттылар, алар түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Волков ур., 14, С.Садыйкова ур., 14, Г.Тукай ур., 33, Достоевский ур., 12 һәм Калинин ур., 4.

    Фестивальгә теләгән һәркем, ссылка буенча анкета тутырып, кушыла ала.

    Фестиваль активисты Рәдиф Кашапов фотосы:

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Журналга язылыгыз
    • Язылу декадасы башланды!
    • "Серая зарплата и ее последствия"
    • татмедиа кибете. Журналлар
    • Хатлар йорты
    • Онлайн-кибет
    • Язылу
    • "Большая перемена"
    • Китап радиосы
    • Тәртип радиосы