-
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленә әзерлек кысаларында мастер-класслар уздырыла Проектның танылган жюри әгъзалары белән традицион бушлай иҗади очрашулар бу көннәрдә республика шәһәрләрендә һәм авылларында үтә.
-
«Татаркино» кастинг үткәрә Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшерелечәк фильмга кастинг үтәчәк. Кинотасманың иҗат төркеме төп рольләргә актерлар эзли.
-
Төрек журналында Фәнис Яруллин турында мәкалә басылган Күренекле әдипнең 85 еллыгы уңаеннан "Идел-Урал зыялылары" рубрикасында бастырылган мәкаләне филолог, тәрҗемәче Роза Корбан әзерләгән.
-
Төркиядә җир тетрәү корбаннары саны 2921 булды Төркиянең көньягында җир тетрәү корбаннары саны 2921 кешегә җитте, тагын 15834 кеше яраланды
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Казанда Тукай урамы бәйрәме узачак

Бүген шәһәр мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә «Иске шәһәр» территориясе префекты Марат Усманов өр-яңа бәйрәм – Габдулла Тукай урамы көнен үткәрергә планлаштыру турында сөйләде. Яңа бәйрәм 18 майда Иске Татар бистәсендә булачак, диде Усманов әфәнде.
Габдулла Тукай музее реконструциясеннән соң музей ишегалдында яңа мәйданчык ачылды – бәйрәм шунда башланып китәчәк. Монда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары укуында әдәби спектакль һәм «Илһамият» клубы, «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры катнашында концерт узачак.
Музей эчендә экскурсияләр, тематик мастер-класслар үткәрелә. 10.00 сәгатьтә Юнысов мәйданында “Тукай юлы” дип аталган велосипедлы экскурсия башланачак. Велотурга алдан теркәлү таләп ителә. 12.00 сәгатьтә профессиональ гидлар «Екатерининскаядан башлап.Тукай урамына кадәр» дигән җәяүле экскурсия уздыра. Тукай урамы бәйрәме бөтен ил күләмендәге “Музейда көн һәм төн” акиясе кысаларында үткәрелә. Бу хактагы мәгълүмат белән «Иске шәһәр» территориясе префектурасының рәсми сайты уртаклаша.
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин әлеге идеяне югары бәяләгән һәм Тукай урамы бәйрәме белән генә чикләнмичә, башкаларын да уздырырга кирәк, дип белдергән.
Татар башкаласында туристлар белән кызыксыну көннән-көн арта. Атна саен диярлек мәркәз кунаклары өчен берәр бәйрәм булмыйча калмый. Май аеның башы белән Иске Татар бистәсендә җәйге туристлар сезоны ачылган иде. Хәтерләсәгез, беренче майда Казан халкы һәм кунаклары өчен «Туристларның иртәнге ашы» бәйрәме гөрләде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз