-
Әбиләр чуагы кайчан булачак? Көз башында эссе һава сөючеләрнең барысы да әбиләр чуагын көтә, ләкин ул һәрвакытта да булмый.
-
Казанда Михаил Девятаевка багышланган күргәзмә ачыла Күргәзмә белән 13 ноябрьгә кадәр танышып булачак.
-
Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә Медиклар аллеясы барлыкка килде Аллеяда Татарстанның күренекле балалар табибларының алты бюсты урнаштырылган.
-
Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлаячак Сентябрь аенда Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлый. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Елга трамвайчигында Казансу буенча экскурсияләр эшли башлады Шәһәрнең истәлекле урыннарын яңа ракурстан күрергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек!
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Казанда Ураза гаетен зурлап үткәрәчәкләр
4 июньдә бар мөселман дөньясы бөек бәйрәм – Гайдел-Фитыр – Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Татарстан Республикасының барлык авыл һәм шәһәр мәчетләрендә гает намазлары укылачак.
Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә шәһәрдә балалар өчен бәйрәм чаралары да узачак.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум утырышы карарына нигезләнеп, Татарстанда зур шәһәрләр өчен Ураза гаете вәгазьләре 6.30 минутка, Ураза гаете намазы иртәнге 07.00 сәгаьткәгә билгеләнде, ә район үзәге һәм авыл җирлеге мәчетләрендә гаетне кояш чыгып 30 минут узгач яисә мәхәллә халкының карары белән билгеләү тәкъдим ителгән.
Ураза гаете Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Габдулла Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. 6.30 сәгатьтә Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Мөфти вәгазеннән соң 7.00 сәгатьтә мөселманнар гает намазын кылачак һәм алга таба хөтбә укылачак. Гает намазыннан соң кунакларны Галиев мәчетендә коймаклар белән сыйлаячаклар.
Ураза гаете быел Казанда бәйрәм вәгазе белән чикләнмиячәк. 4 июнь көнне көндезге 13.00 сәгатьтә Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында "Рамазан Фест" дип аталган бәйрәм узачак.
Моннан тыш, Диния Нәзарәте бәйрәм намазына кадәр фитыр сәдакасын биреп бетерергә кирәклеге турында исә төшерә. Быел фитыр сәдакасы бер кешедән – 100 сум, ә зәкят чыгаручылардан – 600 сум күләмендә билгеләнде.
Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстанда Ураза бәйрәме эшләми торган бәйрәм көн санала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз