Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    КАЗАНДА УРТАЧА ХЕЗМӘТ ХАКЫ 54 МЕҢНӘН АРТЫК

    Казанда соңгы сигез айда уртача хезмәт хакы 54 мең сумны тәшкил итте. Бу узган ел белән чагыштырганда, 12,3 процентка күбрәк. Инфляцияне исәпкә алганда, хезмәт хакы 5,6 процентка артты.

    Татарстан буенча уртача хезмәт хакы 42 мең 539 сумны тәшкил итә. Әмма моннан артыграк эшләүчеләр дә бар. Әйтик, һөнәри, фәнни һәм техник эшчәнлек өлкәсендә хезмәт хакы – 80 мең 622,5 сум, мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә – 78 мең 186,5 сум, финанс эшчәнлек алып баручы оешмаларда – 69 мең 309,5 сум, электр энергиясе, газ һәм су җитештерү өлкәсендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы - 66 мең 975 сум.

    Реклама

    Россиянең эре шәһәрләре арасында хезмәт хакы күләме буенча төзелгән рейтингта Казан җиденче урыннан алтынчы урынга күтәрелгән. Беренче урында – Красноярск (62 мең 764 сум), икенче урында - Екатеринбург (61 мең 391 сум), өченче урында - Уфа (55 мең 722 сум), дүртенче урында - Новосибирск (55 мең 438 сум), бишенче урында - Түбән Новгород (55 мең 198 сум).

    Чыганак: Шәһри Казан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы