Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены узачак

XII тапкыр үткәрелә торган җыенга Россия Федерациясенең 72 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.

2022 елның 19-21 май көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены уза. Форумда катнашучылар дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышачак. Быелгы форум Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу датасы кысаларында оештырыла.

XII тапкыр үткәрелүче җыенга Россия Федерациясенең 72 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.

19 май көнне «Kazan Expo» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында форумның рәсми ачылышы узачак, шулай ук программа кысаларында бөтен Россиядән җыелган дин әһелләре биредәге «Russia Halal Expo 2022» күргәзмәсе белән дә танышачаклар.

20 май көнне дин әһелләре һәм куналар Казан шәһәре Җәмигъ мәчетенә нигез ташын салу тантанасында катнашачаклар. Төштән соң Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узачак.

21 май көнне Форум делегатлары ТР Спас районы Болгар шәһәрендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган “Изге Болгар җыены” тантанасында катнашачак.

Чыганак: Бөтендөнья татар конгрессы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев