-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
"ГАЛИМ СӨЙЛИ" - КАЗАНДА! “Ученый говорит” исемле баттлның максаты – фән турында аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйләү.
-
XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1100 имам катнашачак XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында быел әнә шулкадәр кунак катнашачак. Алар Россиянең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән килер дип көтелә.
-
ЯШЬЛӘР ӨЧЕН МАХСУС ДӘҮЛӘТ ПОРТАЛЫ ЭШЛӘНӘ Россиядә «Яшьләргә дәүләт хезмәтләре» порталы эшләнә, анда яшьләр өчен төп вакыйгалар, ташламалар һәм мөмкинлекләр турында мәгълүмат булачак
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Казанда «Әй, татарым, әй, син – җаным!» китабы тәкъдим ителәчәк
18 март көнне Казан шәһәрендә мөһаҗир шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, журналист Шиһап Нигъмәтинең «Әй, татарым, әй, син – җаным!» дип аталган шигырьләр китабы тәкъдим ителәчәк. «Мәскәү Татар Штабы» ярдәме белән әлеге китап 200 данәдә нәшер ителде, дип хәбәр итә Мәскәүдән милләттәшләребез.
Китап туен “Мәскәү татар Штабы” белән берлектә Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәге оештыра. Презентация Казан кооператив институтында (Ершов урамы 58) 14.00 сәгатьтә узачак. Чарада татар галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрьнең якташлары, туганнары катнашыр дип көтелә. Әлеге очрашу Халык санын алуга һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.
Шиһап Нигъмәтинең латин язуындагы текстларын хәзерге графикага күчерүче, аңлатмалар бирүче, кереш һәм ахыргы мәкалә авторы – профессор Хатыйп Миңнегулов.
Белешмә:
Шиһап Нигъмәти — татар журналисты, публицист, мөһаҗир татарлар арасында билгеле шәхес. Ул 1913 елда хәзерге Төмән өлкәсендә, Вагай районы Рәнчек авылында дөньяга килә. Сугышка кадәр укытучы булып эшли.
1939 елның октябрендә, ССРБ Югары Шурасы Президиумының яшерен боерыгы белән башка меңләгән укытучы кебек Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренә чакырыла. Икенче бөтендөнья сугышында катнаша, Волхов фронтында сугыша. 1941 елның 4 ноябрендә әсирлеккә эләгә. Алман концлагерьларында әсир булуы, анда Муса Җәлил белән аралашуы, «Идел-Урал» гәҗитен чыгаруда катнашуы, сугыш елларында ук әдәби иҗат белән шөгыльләнүе мәгълүм.
Шиһап Нигъмәти 1945 елда «Идел-Урал төрки берлеге» иҗтимагый төрки газетасының мөхәрирләренең берсе була, 1952-1953 елларда Мюнхенда татар-башкорт эммиграциясенең «Азат Ватан» иҗтимагый-сәяси, тарихи-мәдәни, дини, әдәби журналы эшчәнлегендә актив катнаша. 1953 елда Мюнхенда латин хәрефләре белән «Шигырьләр» җыентыгы басыла. 1954—1979 елларда Азатлык радиосы мөдире булып эшли. 1995 елда бакыйлыкка күчә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз