Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда яңа бәйрәм: “Ататөрек, яшьләр һәм спорт көнен искә алу””

Бүген Казанда беренче тапкыр Ататөрек, яшьләр һәм спорт истәлегенә багышланган бәйрәм уза.

Бүген Казанда беренче тапкыр Ататөрек, яшьләр һәм спорт истәлегенә багышланган бәйрәм уза.

“Ататөрек, яшьләр һәм спортны искә алу көне” – Төркиядә рәсми рәвештә үткәрелә торган бәйрәм. Ул моннан йөз элек, 1919 елның 19 маенда Самсун шәһәрендә Мостафа Кәмал Ататөрекнең төрек яшьләре алдында чыгыш ясавы хөрмәтенә билгеләнә. Тарихи чыгышында төрек лидеры яшьләрне оккупация гаскәрләренә каршы тупланырга чакырган. Шул сәбәптән, Төркиядә әлеге бәйрәмне зурлап, төрле спорт ярышлары һәм шәһәр урамнарын милли флаглар белән бизәп уздыру традициясе яши.

Әлеге бәйрәм, табигый, Татарстан өчен дә чит түгел: республикада саллы гына төрек диаспорасы бар, Төркия Республикасы Генераль консуллыгы эшли.

“Анадолу” төрек милли-мәдәни мохтарияте, Юныс Әмрә институты һәм Төркиянең Казандагы Генераль консулы ярдәмендә оештырыла торган концерт программасында төрек, татар инструменталь, вокаль һәм бию номерлары булачак. Бәйрәм кичәсендә шулай ук төрек инструменталь ансамбле дә катнашачак. Чара 20 май 17.00 сәгатьтә Халыклар Дуслыгы йортында уза.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Татарстан төрки дөнья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев