-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
Казанда яңа парк төзеләчәк: Кайда? Кайчан?!
Адмиралтия бистәсендә Киров дамбасыннан ерак түгел урнашкан Балыкчы бакчасын (сквер) тәртипкә китерәчәкләр.
Паркка иске балыкчы һәм тарихи орнаментлар кайтарылачак. План болайрак: китап укырга яратучылар өчен - ачык китапханә булса, җәен кино карарга теләүчеләргә - сәхнә төзеләчәк.
Ә кышын исә анда чыршы куелачак. Яшьләр Wi-Fi белән "очрашырга" махсус бер зонага килә алачак. Әйе, без паркка аралашу һәм ял итү өчен чыгабыз. Шуңа күрә әлеге зонада яшьләр интернеттан ял итәрләрме икән?
Спорт сөючеләр өчен урам тренажерлары да әлеге паркта урын алачак. Шулай ук куркынычсыз балалар мәйданчыгы да булдырылачак. Күзалдына китергәндә парк матур һәм кешеләргә бай булыр кебек тоела. Шулай да, эскизларына күз салыйк әле:
Якын киләчәктә бу паркны төзекләндерерләр дип ышанабыз.
фотолар: tgarch_kazan/instagram.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз