Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    КАЗАНДА ЗУР ТАМАША КӨТЕЛӘ

    Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казанда “Мирас. Алтын фонд” концерт программасын тәкъдим итәчәк.

    15 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә узачак концерт  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә узачак. Беренче бүлектә тамашачыларга ансамбль коллекциясеннән чын шедеврлар – зур тарихлы, тирән фольклор тамырлары булган чыгышлар, шулай ук яңа вокаль-хореографик композицияләр тәкъдим ителәчәк. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең оркестры һәм хоры тамашачыларны дәртле татар халык көйләре һәм җырлары белән сөендерер. Музыкаль өлешне татар биюләре тулыландырыр, - дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат үзәге.

    Концертта “Сибелә чәчәк”, “Кара урман” кебек катлаулы вокаль әсәрләре, шулай ук ансамбленең “Алтын фонд”ыннан “Биш пар”, “Гармун” кебек иң яхшы бию номерлары күрсәтелә. Моннан тыш, артистлар тамашачыларны “Без – татарлар” дигән яңа вокаль-хореографик номер белән сөендерәчәк.

    Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршында узган елның сентябреннән эшли башлаган балалар студиясендә тәрбияләнүчеләрнең иҗади номерлары йомгаклау концертының бизәге булыр. Балалар ике номер башкарачак: “Әпипә” һәм быелгы премьера – “Яз килә”.

    Реклама

    Концертның икенче өлешендә ансамбль XIX гасыр азагы-XX гасыр башы Казан һәм Себер татарларының фольклор-этнографик материалларына нигезләнгән “Туй” музыкаль-хореографик спектаклен тәкъдим итәчәк. Тамашачылар тарихка чумып, традицион татар туйларын күрә ала. Махсус премьера өчен тарихи материаллар буенча 300 якын матур костюм тегелгән. Ул чор үзенчәлекләрен мөмкин кадәр яктырак итеп чагылдыру өчен оркестрга этник инструментлар сатып алынган.

    Сценарий авторы һәм режиссеры – ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, ТР халык артисты Айрат Хәмитов сүзләренә караганда, “Туй” спектакле Татарстанда гына түгел, Россиянең күп кенә төбәкләрендә дә казаныш алган. “Без бу спектакльне йомгаклау концертында тамашачылар соравы буенча күрсәтәбез. Алар бу куелышны яратып кабул итте һәм югары бәяләде”, - дип билгеләп үтте ул.

    Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков хәбәр иткәнчә, бу ел Татарстан җыр һәм бию ансамбле өчен бик нәтиҗәле булган. Артистлар Татарстан районнарында да, Россия төбәкләрендә дә 100 якын концерт биргән. Киләсе ел коллектив өчен тагын да активрак булырга вәгъдә итә, чөнки 2022 елда ансамбльгә 85 яшь тула.

    Юбилей уңаеннан ансамбль яңа матур программа әзерли. “Без татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары күрсәтелгән милли тамашаны, шулай ук яшь буынга да кызыклы булачак яңа формалар һәм техник чишелешләрне күрсәтергә телибез”, - диде Айрат Хәмитов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!