Логотип Идель
Яңалыклар

Казандагы һава торышы рекорд куйды!

Татарстан башкаласында 19 февральдә максималь һава температурасы +2 градус тәшкил иткән.

Февраль ае кичәге һава торышы белән истә калыр, мөгаен. ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, Татарстан башкаласында 19 февральдә максималь һава температурасы +2 градус тәшкил иткән.

"Казан-Сокол" авиация метеостанциясе мәгълүматлары буенча, адагы абсолют һава температурасы (+1,8 градус) 1963 елда теркәлгән. Атна башында республикада һава торышы актив атмосфера фронтлары һәм циклонның җылылык секторы йогынтысында формалашты.

Сүз уңаеннан, җылы һава торышы аркасында "Черек күл " паркында шугалак вакытлыча эшләми.

фото: pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: һава торышы, февраль, кыш рекорд, һава торышы, температура

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев