Логотип Идель
Яңалыклар

Казандагы шугалакларның тулы исемлеге

Тимераяксыз кыш буламыни? Казанның шугалаклары әкренләп ачыла башлады. Менә сезгә аларның тулы исемлеге, эшләү сәгатьләре һәм прокат бәяләре! Кышны күңелле итеп үткәрегез!

Тимераяксыз кыш буламыни? Казанның шугалаклары әкренләп ачыла башлады. Менә сезгә аларның тулы исемлеге, эшләү сәгатьләре һәм прокат бәяләре! Кышны күңелле итеп үткәрегез!

Совет районы

«Ак Бүре» стадионы

Шимбә һәм якшәмбе көннәре эшли (13:00 - 19:00).
Прокат — сәгатенә 50 сум. Керү — сәгатенә  100 сум,  14 яшьтән кечерәкләргә — 50 сум.

«Ракета» стадионы 
Шимбә һәм якшәмбе көннәре эшли (18:00 - 21:30).
Прокат — сәгатенә 100 сум, балаларга — 50 сум.  Керү — сәгатенә 100 сум, балалар — 50 сум.

Яңа -Савин районы:

«Татнефть-Арена» (әле ачылмады, ачылу вакытын сайттан карап ).

Прокат — сәгатенә 200 сум, керү — сәгатенә 100 сум.
Тимераякны үткерләү — 200 сум.


«Ватан» стадионы
Ял көннәрендә эшли, вакытын шалтыратып белешү кирәк: +7 (843) 561-01-22.
Прокат — сәгатенә 80 сум, керү — 90 сум, җиде яшькәчә балалар бушлай керә. Тимераякны 150 сумга үткерлиләр.

 

Мәскәү районы

«Сосновая роща»паркы
Эш көннәрендә: 10:00 - 22:00.
Ял көннәрендә:  8:00 - 23:00 эшли.
Прокат — сәгатенә 150 сум.

Вахитов районы:

«Трудовые резервы» стадионы
Эш көннәрендә:  17:30 - 22:00.
Ял көннәрендә: 14:00 - 22:00.
Прокат — сәгатенә 140 сум, керү — сәгатенә 60 сум.

Кремль яр буе
Эш көннәре: 16:00 - 23:00.
Ял көннәре: 12:00 - 23:00.  16:00 - 18:00 сәгатьтә тәнәфес.
Эш көннәрендә прокат — сәгатенә 150 сум, ял көннәрендә  — сәгатенә 200 сум.

«Черек күп» (әлегә ябык)
Эш көннәрендә: 13:00 - 22:00.
Ял көннәрендә: 10:00 - 22:00.
Тәнәфес: 15:00 - 15:45.
Прокат — сәгатенә 150 сум,  пенсионерларга, студент һәм балаларга — 100 сум.
Үз тимераягың белән килсәң, керү ирекле.

Авиатөзелеш районы:

«Триумф» стадионы
Көн саен төрлечә эшли, эшләү сәгатен шалтыратып белешү кирәк: +7 (843) 562-06-44.
Прокат — сәгатенә 70 сум, шәхси тимераякта шуу — 80 сум. 

«Форвард» стадионы
Шимбә көннәрен генә эшли, вакытын белешергә кирәк: +7 (843) 562-06-29.
Прокат — сәгатенә 50 сум, керү — 60 сум.


Юдино:

«Локомотив» стадионы 
Эш көннәре: 15:00 - 20:00.
Ял көннәре: 10:00 - 20:00.
Прокат — сәгатенә 100 сум, керү — 30 сум.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев