Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    Казанга «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы – 2022» статусы бирелде

    Казанга «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы – 2022» статусы бирелде. Мондый карар Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы идарәсе утырышында кабул ителде. Төрле елларда әлеге статуска Истанбул (Төркия), Шираз (Иран), Путраҗая (Малайзия), Фес (Марокко), Доха (Катар) һәм башкалар лаек булды.

    Реклама

    «Бу вакыйга Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү алдыннан аеруча тирән мәгънәгә ия, – диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган утырышта. – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы статусын алу алдыннан зур әзерлек эше алып барылды. Татарстан күп еллар дәвамында үз территориясендә яшьләр катнашында уза торган зур халыкара чараларны кабул итә».

    2022 елда Казанда берничә халыкара вакыйга уздыру планлаштырыла. Биредә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшьләр эшләре буенча министрлары катнашында Глобаль яшьләр саммиты, халыкара мөселман мәдәнияте яшьләр фестивале, халыкара ат чабышлары һәм башкалар узачак. Чаралар планының соңгы вариантын Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына әзерләргә кушты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы