Логотип Идель
Яңалыклар

Казанга Кырым театры килә

"Алтын бишек" Кырым татарлары театры беренче мәртәбә Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында спектакль күрсәтәчәк.

11 декабрьдә "Алтын бишек" Кырым татарлары театры беренче мәртәбә Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында спектакль күрсәтә.

Кырым артистлары тамашачыларга йөрәкләргә үтеп керердәй мәңгелек мәхәббәт хакындагы "Мәхәббәт хакында риваять" ("Легенда о любви") спектаклен тәкъдим итә. Бер спектакльдә Вильям Шекспир һәм Проспер Мерим, Жорж Бизе һәм Леонард Бернстайн геройлары сурәтләнә.

Спектакльдә Бөек Британия, Россия, Мисыр, Төркия, Белоруссия, Украина, Польша, Швейцария, Кипр, Германия театр фестивальләрендә катнашкан артистлар уйный. Аларны тамашачылар Нью-Йорк һәм Мәскәүдә, Вашингтон һәм Римда, Эдинбург һәм Истанбулда, Киев һәм Ташкентта, Казан һәм Брестта, Боһара һәм Гданьскта, Астана һәм Бакуда күрде.

Сәхнәдә оригинал телдә арияләр дә яңгыраячак.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев