Логотип Идель
Яңалыклар

Казанга тагын бер "шайтан тәгәрмәче" кирәкме?

Исегезгә төшерәбез, Казанда 65 һәм 55 метрлы күзәтү тәгәрмәчләре бар инде. 

Казанда тагын бер күзәтү тәгәрмәче, башкача әйткәндә, "шайтан тәгәрмәче" (чертово колесо) төзергә дигән тәкъдим бар.

 Шәһәрдә яшәүче бер шәхси инвестор башкаланың Парк һәм скверлар дирекциясенә яңа аттракционны Урицкий паркында урнаштырырыйк дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән. Идея авторы фикеренчә, әлеге түгәрәкнең биеклеге 36 метр булырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 65 һәм 55 метрлы күзәтү тәгәрмәчләре бар инде. 

Парк дирекциясе бу мөрәҗәгатьне кабул итеп, халыкка тәкъдим иткән. 

Сораштыруда катнашкан күпчелек кешенең яңа тәгәрмәчкә каршы булуы ачыкланган. 

– Иң беренче чиратта җирле халыкка мөрәҗәгать иттек, – дип белдергән дирекциянең матбугат сәркатибе Светлана Михайлова «Татар-информ»га. – Чөнки алар – паркның хуҗалары.

Ләкин әле бу соңгы карар түгел: анкета нәтиҗәләрен дә исәпкә алып, дирекция ачык онлайн-тавыш бирү оештырырга җыена. 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев