-
«Черек күл»дә «Мәдәни чәршәмбе»: акустик дуэт тыңларга һәм кофе ярдәмендә картина ясарга чакыралар Казанның җәмәгать киңлекләрендә «Мәдәни чәршәмбе» проекты дәвам итә. Чираттагы чара бүген «Черек күл» паркында узачак.
-
"Зәкят" хәйрия фонды һәм Казан мәчетләре корбанлыкларга гаризалар кабул итә Мөселманнар өчен зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме якынлаша. Быел Корбан гаете 9 июльгә туры килә. Мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең изге әмерен – тугрылыкны, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен, буйсынучанлыкны гәүдәләндерүче корбан чалу йоласын үтәячәк.
-
Россиядә чүп-чарны сортларга аерып җыю мәҗбүри булачак Россия Дәүләт Думасы депутатлары икенче һәм өченче укылышта икенчел ресурслар белән эш итү турындагы закон кабул итте. Ул гражданнарны икенчел чималны аерым җыярга, ә компанияләрне мондый ресурсларны утильләштерү белән шөгыльләнергә мәҗбүр итәчәк.
-
Әнкарада Гаяз Исхакыйның кызы, профессор Сәгадәт Чагатай искә алынды Танылган язучы Гаяз Исхакыйның кызына багышланган очрашуны “Гаяз-Таһир-Төркистан- Идел-Урал” вакфы белән берлектә язучы, журналист Роза Корбан оештырды.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Казанга татар яшьләре лидерлары җыела

23-25 август көннәрендә Иннополис шәһәрендә татар яшьләре оешмалары җитәкчеләрен укыту форумы узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында булган матбугат конференциясендә хәбәр ителде. Укыту форумында 42 өлкәдән, бу Мәскәү, Санкт-Петербург, Бурят Республикасы, Калининград өлкәсе, ЯНАО һәм 11 илдән, алар арасында Канада, Алмания һ.б. бар, катнашучылар булыр дип көтелә. Республикабыз яшьләр лидерларын кушып санаганда, барлыгы 150 җитәкче булачак.
Форум программасы буенча катнашучылар Казаныбызга 23 август көнне иртәнге сәгать җидегә килеп җитәргә тиеш. Теркәлү Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында уза. Билгеле, бу урын юкка гына сайланмаган. Беренчедән, биредә “Калеб” яңа буен җыены урнашса, икенчедән, соңгы арада театр бинасы татар яшьләренең яратып җыелу, төрле проектларын тормышка ашыру мәйданына әйләнеп бара. Форум ачылышы да Г.Кариев театрында узачак. Яшьләр Казан буенча оештырылган эшлекле экскурсиядә катнашкач, Иннопилоска кузгала. Монда инде аларны өч көн дәвамында тыгыз эш көтә. Бу Бөтендөнья татар яшьләре форумы чараларын үткәрү буенча семинарлар, ә андый чаралар җитәрлек: “Акыл фабрикасы”, “Печән базары”, “Бистә” һ.б. Аларны оештыручылар читтә яшәүчеләргә бу проектларны үз җирлекләренә туры китереп ничек тормышка ашырырга икәнен өйрәтәчәк. “Татар мәдәнияте үсеше” дигән темага дискуссиядә татар әдәбияты, театр, музыка, кино, архитектура һәм балалар телевидениесы турында фикер алышу көтелә. “Иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенең хокукый нигезләре” дигән практикум; юл картасы төзү, интернет-сервислар, проектча фикерләүне формалаштыру буенча “Кечкенә төркемнәрдә проектлар белән эш итү” практикумы; “Дөньяда һәм Рәсәй төбәкләрендә коммерциясез оешмаларның эшчәнлеге, проектларны үстерү технологияләре” панель-дискуссия; Фандрайзинг һәм грантлар лабораториясе. Проектлар өчен ничек грант алырга?; Социаль челтәрләрдәге аккаунтларга анализ; “Иҗтимагый эшчәнлектә максатка ирешү мәсьәләләре” лекция-дискуссия һ.б. Форум Пленар утырыш белән тәмамланачак.
Форум алдыннан һәр катнашучы төбәккә биремнәр җибәрелгән – үз проектыңны әзерләп килергә. Яшьләр оешмасын ничек нәтиҗәсе эшләтергә, үз регионыңда грантларда ничек катнашырга? Менә шушы сорауларга җавап эзләячәк катнашучылар. Экспертлар, тәкъдим ителгән проектларны карап, үз фикерен әйтәчәк. Иң яхшы дип табылганнарына акчалата ярдәм әзерләнә.
Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләрен укытуны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз