Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    • Кәгазь полисларны бетерәчәкләр Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) полисын цифрлы форматка күчерү күздә тотыла. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдергән
      41
      0
      0
    • «Ел китабы» бәйгесе җиңүчеләре билгеле Милли китапханә «Ел китабы — 2019» конкурсына нәтиҗә ясады һәм лауреатларны билгеләде. Тәбрикләү тантанасы Милли китапханәнең конференц-залында узды.
      131
      0
      0
    • БЕТӘСЕ БУЛМАДЫ... КОРОНАВИРУСНЫҢ КУРКЫНЫЧ ЯҢА ШТАММЫ ЧЫККАН Бүген Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) ЮАР һәм Ботсванада ачыкланган коронавирусның тиз таралучы яңа штаммы табылу сәбәпле гадәттән тыш очрашу үткәрә.
      497
      0
      0
    • ХӨКҮМӘТ ПЛАН КОРА - ДЕМОГРАФИЯНЕ АРТТЫРА Хөкүмәткә инде хәзер үк илнең пандемиягә кадәрге демографик күрсәткечләрен кайтарырга, шулай ук илнең гражданнар саны һәм көтелә торган гомер озынлыгы артуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк төгәл гамәлләр планы кирәк
      570
      0
      0
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    Казанга түбәтәй-манара кирәкме?

    Казанда гигант түбәтәй белән очланган күзәтү манарасы барлыкка киләчәк. Шәһәрнең башка күзәтү мәйданчыкларыннан аермалы буларак, бу манара махсуслаштырылган нокта буларак төзеләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

    “Проект “Түбәтәй-Tower” исемен йөртә. Казанда бүгенге көндә бер генә күзәтү манарасы да юк. Күзәтү мәйданчыклары бар, әмма дөньяның башка күпчелек илләрендә кебек нәкъ менә күзәтү өчен махсус манара юк”, - диде Талия Миңнуллина.

    Проектның максаты – чит ил һәм Россия туристларын җәлеп итү. Моның өчен, күзәтү мәйданчыгыннан тыш, манарада сату нокталары, кибетләр һәм рестораннар урын алачак. “Проект бик кызыклы. Бу – гигант түбәтәй белән очланган күзәтү манарасы. Әлеге вакытта кулай урын эзлибез”, - диде ул.

    Реклама

    Талия Миңнуллина сүзләренчә, проектның инвесторы бар инде. “Әлеге инвесторның шундый ук манараларны Казахстанда һәм башка илләрдә ясаганы бар. Инвесторның эше дәүләт-хосусый партнерлыгы схемасы буенча ниятләнә. Кыенлык - кулай урын эзләп табуда. Монда Казан Кремле дә күренергә тиеш, шәһәрнең архитектура йөзе дә бозылмаска тиеш”, - диде Талия Миңнуллина.

    “Инвестор үзе керткән инвестицияләр күләме якынча 300-350 млн сум тәшкил итәчәк. Без күзәтү манарасын “Казан Арена” стадионы янында урнаштырырга телибез. Безнең бу эшкә юнәлтелгән кишәрлекнең кадастр номеры да бар. Күзәтү мәйданчыгы әлегә 120 квадрат метр булыр дип планлаштырыла”, - диде Талия Миңнуллина.

    “Манараның биеклеге турында мин әйтә алмыйм. Эшләүчеләр пыяла идән тәкъдим итә, әмма авыру кешеләр дә бар бит. Алар өчен пыяла идән күңел ачу функциясен үтәүче түгел, ә куркыныч тудыручы әйбер булачак. Ә без әлеге манараның Россия туристлары өчен дә, чит ил туристлары өчен дә үзенә тартып торучы нокта булуын телибез”, - дип йомгаклады Талия Миңнуллина.

    Бу хакта тулырак: "Татар-информ"

    Теги: Казан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!