Логотип Идель
Яңалыклар

Казанлылар Габдулла Тукай әкиятләре буенча график картиналар иҗат итә алачак

Мастер-классны Н.Фешин исемендәге сәнгать училищесы студентлары үткәрәчәк.

18 нче май көнне, Халыкара музейлар көнендә, Казан халкы һәм кунаклары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясына һәм «Хәзинә» милли сәнгать галереясына бушлай керә алачак.

Хәзинә» милли сәнгать галереясында басма графика буенча мастер-класс узачак. Шәһәр халкы татар халык шагыйре Габдулла Тукай әкиятләре буенча график картиналар иҗат итә алачак. Мастер-классны Н.Фешин исемендәге сәнгать училищесы студентлары үткәрәчәк дип хәбәр итә ТР Сынлы сәнгать дәүләт музее матбугат хезмәте.

Дәрес 12 нче май көнне 16:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, мастер-класс өчен материалларны оештыручылар таратачак.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев