Логотип Идель
Яңалыклар

Казаннан кайтып, Сәрдә клубына кереп елап утыр инде...

Арча районында “Театр үткәнне бүгенгегә, бүгенгене киләчәккә тоташтыручы рухи мәйдан...” дигән нигезләмә астында авыл җирлекләре драма коллективларының спектакльләре фестивале бара. Әлеге фестивальнең кагыйдәләре буенча һәр клуб бер спектакль күрсәтә.

2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Арча районында “Театр үткәнне бүгенгегә, бүгенгене киләчәккә тоташтыручы рухи мәйдан...” дигән нигезләмә астында авыл җирлекләре драма коллективларының спектакльләре фестивале бара. Әлеге фестивальнең кагыйдәләре буенча һәр клуб бер спектакль күрсәтә. Финалга иң-иңнәре узып район мәдәният йортында бүләкләнәчәк. 

2 март көнне әлеге фестиваль өчен Урта Сәрдә авылы клубының “Сәрдә таңнары” драма коллективы Данил Салиховның “Язмыш” драмасын сәхнәләштерде. Афишада җыелу вакыты сәгать 19.30 дип язылган иде. Алдан килеп, көтеп утыручылар да, нәкъ вакытында җитешүчеләр һәм аз гына соңарып “Кайчан башланды, без соңга калмадыкмы? “ дип, ашыга-ашыга килеп үз урыннарын алучылар да булды. Залның күп өлешендә үзебезнекеләр, авылдашлар утырса, калган урындыкларны күрше авыллар, Казаннан кайткан кунаклар алып тора иде.

Театр башланырга 5-10 минут кала кешеләргә бер кат күз йөртеп чыктым, һәммәсе үз уйларына бирелеп утыра. Башыма алар бирегә нинди максат белән килүләрен онытканнар мәллә дигән уй килде. Ни өчен дисәгез, хатыннар бер почмакка җыелып, ирләр икенче почмакта утырып бер-берсенең хәлләрен сораша,  ә яшьләр телефонга “кереп” киткәннәр. Шулай да, араларында матур гына утырып театрның башланыуын сабыр гына көтеп утыручылар да бар иде. 

Билгеләнгән вакыттан соңарак калып сәхнәнең пәрдәләре ачылды. Ниһаять, залдагылар да нигә килгәннәрен исләренә төшерделәр бугай, игътибарын сәхнәгә юнәлттеләр. Барсы да түгел әлбәттә, яшьүсмерләрнең эшләре каты булгандыр ахры, телефоннарын алып куерга ашыкмадылар. Арттагы көлешүләр дә тынып ук бетмәде.

...Сәхнәдә ут сүнек, караватта драманың төп герое Нәсим ята. Төшләнә, саташа булса кирәк, куллары белән селтәнә. Нәсимгә көн саен ук булмаса да, бик еш керә мондый авыр төшләр. Әфганны, әлеге коточкыч сугышны һаман оныта алмый ул. Уянганнан соң да озак үз хәленә килә алмый, “Нигә җаныма бер генә көн дә тынычлык юк ?“ дип өзгәләнә. Шулай үз-үзенә сораулар бирә-бирә, “Бәлкем, мин үлсәм, гаиләмә җиңелрәк булыр” дип, үзенә кул салырга дигән фикергә килә. Муенына бау элеп бетергән вакытта йортына сәер кеше килеп керә. Байтак сөйләшкәннән соң уртак бер фикергә киләләр һәм сәер кеше китә. Нәсимнең кызы Гөлгенә кайта, сәер кешенең кем булуын сорый, тик әтисе шундук сөйләшүнең темасын үзгәртеп, кызының мәктәптә көне ничек үтүен сорый башлый. Нәсимнең кызын бик нык яратуы күз карашыннан ук күренә, Гөлгенәнең дә әти кызы булуы сизелә. Озак та утырмыйлар, Гөлгенәнең әнисе, Нәсимнең хатыны Зәмзәмия кайта. Кәефе юк  Зәмзәмиянең, арган, хәлсерәгән. Ишек бусагасын атлап керешкә иренә аннан кызына ябыша. Бик дорфа тота ул узен гаиләсе белән. Кыз әтисенә авыр сүз әйттермәскә тырыша, яклый бирә. Шул чакта залдагыларга күзем төште, телефон утлары кимегән, соңгы рәттә 1-2 генә калган. Артта да көлешеп, сөйләшеп утыручылар юк. Бар да театрга ”кереп” киткән, алар да уйнаучылар белән әлеге драма эчендә яшиләр.

Сәхнәдә театр дәвам итә, Нәсим янына әнисе килә, улын юатырга тырыша, гаиләсен уйларга, кызының зур үсүен истә тотарга һәм башка бауга менмәскә өнди. Нәсим исә әнисенә залдагыларны шаккатырырлык җавап кайтара: “Әнкәй, Зәмзәмияне кызганам, миңа кияүгә чыгып нинди бәхет тапты соң ул? Аның өчен җан атып, аның өчен бар байлыгын бирергә әзер булучылар булганда, нигә мине, нишләп мин гарипне саклап ятарга тиеш соң?” диеп әйтеп бетерүе булды, залдагылар күз яшьләрен тотып тора алмадылар. Ярый, хатын кызларны аңларга була, алар нечкә күңелле һәм күз яше түгү алар өчен табигый хәл. Ләкин минем янымда утырган абзыйның күз яшьләрен күрү мине гаҗәпләндерде. Кешегә сиздермәскә тырышты ул, күзләрен шундук каплады.

Сәхнәгә кире кайтканда, әнисе улына үзе сайлап алган гариплек түгел, туган җир, туган ил өчен биргән күзләр булуы турында аңлата иде. Нәсим аны тыңларга да теләми, һәр сүзен кире кага. Идәнгә егылып, куллары белән суга-суга, “Кая ул туган җир, кая соң ул туган ил? Шушы 28 квадрат метрлы фатирмы? Кем өчен көрәштем? Нәрсә өчен?” дип ярсыды. Янда утырган абзый инде түзмәде, чын күңеленнән елады. Шулчак эченнән генә “Казаннан кайтып, авыл клубына кереп, елап утыр инде син” дип, үз-үзеннән көлеп куйды. Сәхнәдәгеләр драманы дәвам итте. Залдагылар тын да алырга онытып, бар игътибарларын залга юнәлткәннәр иде. Инде берәү дә сөйләшми, яшьләр дә телефонда утырмый. Бар да драма эчендә яши. Театр беткәч тә, күпләр урыннарыннан кузгалырга ашыкмады, бик озак алкышладылар. Залдагыларның арасыннан берсе торып басып: “Нигә безгә башкала театрлары үзебезнекеләр булганда” дип зур рәхмәтен белдерде. Аларны кабат-кабат сәхнәгә чыгарып алкышладылар. Яшьләр дә озак вакыт телефоннарын алмый, сәхнәдәгеләрнең күзләренә карап утырды. Таралганда да күбесе “Молодцы, булдырдыгыз!” дип кабатлады. 

Соңыннан, тынычлангач клуб мөдире Ильфира апа белән шәхсән сөйләштем. Ни өчен шул кадәр авыр драма сайлауларының сәбәбен сорадым. Ильфира апа төп сәбәбе быел Әфган җиреннән соңгы солдатның чыгуына 30 ел булу белән бәйле, диде. Бу аяусыз сугыш Сәрдә авылын да урап үтмәвен әйтте. Сәрдә авылыннан Әфганда 4 егет үзләренең хәрби бурычларын үтәгән. Алар Хәмидуллин Мөдәрис абый, кызганычка каршы ул безнең арабызда бүген юк. Әюпов Илдүс абый, бертуган Җаббаров Илшат һәм Рамил абыйлар булуын искәртте. Ильфира апа аларга иң изге теләкләрен теләде. Шулай ук әлеге драманы куерга булышкан һәр кешегә зур рәхмәтен белдерде. 

...Әлеге үзәк өзгеч драма беркемне дә битараф калдырмагандыр дип уйлыйм. Сәгать ярым эчендә без барыбыз да Нәсимнең тормышы белән яшәдек. Кайгырдык та, шатландык та, кайбер җирдә көлдек, кайбер үзәк өзгеч җирләрдә еладык. “Сәрдә таңнары” драма түгәрәгенә уңышлар телим.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: Театр елы Арча Әфган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев