-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
«ТУФАН САМАВЫРЫ»НЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘЧӘКБЕЗ Туры эфир безнең инстаграм биттә алып барылачак.
-
Сәмрух» премиясе җиңүчеләре кемнәр? 24 февраль көнне урамда үтә нык салкын булуга карамастан «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә кызу иде! Чөнки, ниһаять, 2020 елның иң яхшы әйдаманы һәм сәлкеше билгеле булды. Ул гына да түгел, «Сәмрух – 2020» Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр премиясе тагын 13 номинация җиңүчесен игълан итте.
-
58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә ут төрткән... Красноярск өлкәсендә 58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә спирт сипкән һәм шырпы яндырып, ут төрткән.
-
Айваз Садыров кызына нинди исем кушкан? Кызына нинди исем кушканнарын да белдек!
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
Казаннан Нур-Солтан һәм Алма-Атага яңа авиарейслар ачарга планлаштыралар
Татарстан башкаласыннан Мюнхенга, Тель-Авивка һәм Ереванга туры авиаочышлар ачу буенча сөйләшүләр бара.
«Флай Арыстан» авиакомпаниясе Нурсолтанга рейслар оештыру һәм Алма-Атага "Эйр Астана" авиакомпаниясе тарафыннан рейслар ачу мәсьәләсе карала. Бу хакта tatar-inform.ru хәбәр итә. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин әйтүенчә, элеккеге кебек үк, гамәлдәге маршрут челтәрен алга таба үстерү бурыч булып тора. Казан һәм Мюнхен, шулай ук Тель-Авив һәм Ереван арасында турыдан-туры һава юллары ачу буенча сөйләшүләр дәвам итә.
Узган ел Татарстан 25 маршрутны субсидияләүдә катнашты. Республика тарафыннан субсидияләнә торган рейслар һава судноларында пассажирлар йөкләнеше яхшы булуын күрсәтә - барлык аэропортлар буенча уртача йөкләнеш 70% тәшкил итә. 2020 елга Татарстанның 26 маршрутны субсидияләүдә катнашуы планлаштырыла.
Фоточыганак: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз