-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Казансу елгасының сул як ярында матур булачак? Эскизларны кара!
Бу көздә Казансу елгасының сул як ярын үзгәрешләр көтә. Сул як яр буенда җәяүлеләр зонасы, яшел амфитеатр һәм Россиядә иң зур экстрим-паркы ачу планлаштырыла. Кичә яр буен төзекләндерү проектын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр.
Яр буе тирәседә ял итү өчен яшел амфитеатр барлыкка киләчәк. Анда газоннарда ятып ял итәргә, кызынырга яки яр буен күзәтергә мөмкин булачак. Хрущевский пирсы янындагы яр буе мәйданында вакыйгалар мәйданчыгы оештырылачак. Шулай ук биредә белем бирү һәм уйнау өчен павильоннар барлыкка киләчәк. Алар кич белән яктырткычлар һәм проектырлар белән яктыртылачак. Моннан тыш, Миллениум күпере янында экстрим-парк урнаштыру тәкъдим ителә. Экстрим-паркта, беренче чиратта, скейт-парк, памп-трек, воркаут зоналары ясалачак. Шулай ук стритбол мәйданчыгы да барлыкка килер дип көтелә. Проект өстендә эшлиләр. Башкалабыз тагы да матурланачак!
Эскизлар "Инде" порталыннан алынлды
Ибәтуллина Илүзә
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз