Логотип Идель
Яңалыклар

Казансуга ни булган?

Хәзерге вакытта су дәрәҗәсен кире күтәрү буенча эш алып барыла.

Казансу елгасының кыяфәте бик күп Казанлыларны борчый. Елгада су дәрәҗәсе бик кимегән. Елга төбенең кайбер өлешләрендә  зур коры утраулар барлыкка килгән. Кирмән ягыннан да яңа ЗАГС яныннан да күренеш шул ук. Халык социаль челтәрләрдә борчылып фотолар белән уртаклаша.

«Идел елгасындагы һәм Куйбышев сусаклагычындагы су дәрәҗәсе кимү, аерым алганда, бу язда аномаль югары температура торуның нәтиҗәсе», — дип хәбәр итә Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте. Хәзер Куйбышев сусаклагычындагы су дәрәҗәсе нормадан өч метрга кимрәк. Хәзерге вакытта су дәрәҗәсен кире күтәрү буенча эш алып барыла.

 

Фото: aigul_behappy

Фото: therealtigr

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев