Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ...

    Роспотребнадзор белгечләре укучыларга имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы шул хакта хәбәр итте.

    Ведомствода аңлатуларынча, 1-4 сыйныфта бала якынча 10-10,5 сәгать йокларга тиеш, 5-7 сыйныфта — 10,5 сәгать, 6-9 сыйныфта — 9,5 сәгать, 10-11 сыйныфта — 8-9 сәгать.

    Белгечләр сүзләренчә, йокы туймаган очракта йокы стадиясенең чагыштырма авырлыгы («тизләтелгән йокы» дип йөртелә торган) зыян күрә, ул белем алуга һәм аның уңышлылыгына бәйле. 2-2,5 сәгать йокы җитмәгән балаларда эшкә сәләтлелек дәрәҗәсе 30 процентка кими.

    Реклама

    Көн саен бер үк вакытта йокларга ятарга һәм йокыдан торырга кирәк. Дистанцион уку вакытында да йокының гадәти сәгатьләрен күчерергә кирәкми. 19 сәгатьтән соң эмоциональ йөкләнешне (шау-шулы уеннар, фильмнар карауны) чикләргә кирәк.

    Баланың ятагы тигез булырга, салынып тормаска тиеш, ята торган мендәре артык биек булмавы мөһим. Бүлмәне яхшылап җилләтергә кирәк.

    Укучылар өчен җәяү йөрүләр, хәрәкәтчән уеннар һәм хәрәкәт активлыгының башка төрләре озынлыгы кече яшьтәгеләр өчен ким дигәндә 3-3,5 сәгать, югары сыйныф укучыларында 2,5 сәгать булырга тиеш. Уку көне дәвамында 1-4 сыйныф укучылары өчен компьютер ярдәмендә дәресләрнең оптималь саны 1 дәрес тәшкил итә, 5-8 сыйныфларда укучылар өчен — 2 дәрес, 9-11 сыйныфларда укучылар өчен — 3 дәрес.

    Мәктәп укучылары өчен тәүлеккә йөкләнешкә карап, 4-5 сәгатьтән соң азык кабул итү таләп ителә. Иртәнге аш 7.30 — 8.00. Аннары иртәнге кайнар аш 11.00 — 11.30, төшке аш мәктәптә 12:30–13:00 яисә өйдә –14.00 — 14.30, кичке төшке аш 16.30 — 17.00, кичке аш 19.00 — 19.30, диелә хәбәрдә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Журналга язылыгыз
    • Язылу декадасы башланды!
    • "Серая зарплата и ее последствия"
    • татмедиа кибете. Журналлар
    • Хатлар йорты
    • Онлайн-кибет
    • Язылу
    • "Большая перемена"
    • Китап радиосы
    • Тәртип радиосы