Логотип Идель
Яңалыклар

«Күңел» радиосы Казанда татар халкының яшьлек җырларын яңгыратты

Концертта Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, «АЙФАРА», Әлфинә Әзһәмова, Зөһрә Шәрифуллина, Рөстәм Закиров, Асылъяр, Рамил Миндияр, Асаф Вәлиев һ.б. артистлар катнашты.

Казанның УНИКС концертлар залында «Безнең яшьлек җырлары» дип аталган концерт узды. Чара «Күңел» радиосының 25 еллыгы һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең 15 еллыгына багышланган. 

Концертта татар музыка сәнгатенең алтын фондына кергән 80нче, 90нчы елларда популяр булган хитлар яңгырады. 

Концертта Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, «АЙФАРА», Әлфинә Әзһәмова, Зөһрә Шәрифуллина, Рөстәм Закиров, Асылъяр, Рамил Миндияр, Асаф Вәлиев һ.б. артистлар катнашты.

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев сәхнәгә чыгып, үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты. 

«Күзгә яшьләр тыгылды. «Күңел» радиосына 25 ел. Чирек гасыр үткән. Шушы залда безнең яшьтәшләр, меңләгән кеше утыра. Яр Чаллы – ул безнең чор кешеләре белән төзелгән шәһәр.1997 елда ил эчендә икътисад вакыты авыр иде. Шулай да татар мохите гел гөрләп торды.

1995 елда Спас районында район башлыгы булып эшли башлаган идем. Чаллыдан Болгарга 9ар мең кеше килә иде. Шул гөрләгән вакытта сез килеп чыккансыз, тугансыз, оешкансыз. Хәзер интернет заманында радионы теләсә кайдан тыңлап була.

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтовка концертка бик теләп баруымны әйттем», – диде ул.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыков сүзләренчә, концерт бик җанлы узды.

«Минем күп концертларда булганым бар. Әлеге концерт бик җанлы узды. Чынлап та яшьлек елларына кайтып килгәндәй булдым. Минем белгән утырган кешеләргә дә ошаганын сиздем. Элек килде-китте җырлар булмаган. Совет чорында бик сыйфатлы һәм мәгънәле җырлар гына булган. Шул сәбәпле, конкуренция дә көчле булган.

Бу концертны уздырырга күптәннән хыялландык. Чаллыда Юбилей концерты булган иде. Анда бер буш урын булмады, кеше чиратта торды, кайберләре басып торып карады. Шунда Казанда да үткәрү турында уй килде. Казанның иң зур залларның берсе – УНИКС. Залны тутыра алмасбыз дип курыккан идек. Нәтиҗәдә, 90 процент булды. Бу – зур дәрәҗә. Без аудиториянең бар икәнен күрәбез. 80-90 еллардагы җырларга ихтыяҗ зур икәнен сиздек. Алла боерса, эшебезне дәвам итәсе иде», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Сезнең кебек тыңлаучыларыбыз булмаса, без шушы сәхнәләрдә басып тора, дәрәҗәле бүләккә дә ия була алмас идек. Барлык коллективыбыз исеменнән барыгызга да чиксез рәхмәт әйтәм. Бер дулкында калыйк. Киләчәктә дә безнең күперләр җимерелмәсен», – диде «Күңел» радиосының баш мөхәррире Лилия Мәхмүтова. 

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев