-
КҮРДЕГЕЗМЕ: Рөстәм Миңнеханов - танылган фильмнар постерында 1 мартта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.
-
«Яшь килен» проекты ике форматта үткәреләчәк Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.
-
ҖЫЛЫТА (ниһаять!) Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
-
Ир-атның гәүдәсе хатын-кызның коесы төбендә табылган Олы яшьтәге хатын-кыз 36 яшьлек улының гәүдәсен табып алган.
-
13 яшьлек көрәшче малай бер ай комада ята... Хәзер Ефим исемле бу малайны Республика клиник балалар хастаханәсенә күчергәннәр.
-
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
"Кем "урлаган?" Гөлсирин Абдуллинаны нәрсәдә гаеплиләр?
Популяр кеше турында ниләр генә әйтмиләр дә, нинди генә гайбәт чыгармыйлар. Әгәр пост астында калдырган һәрбер начар комментарийга кәефең кырыла башласа, "йолдыз" булып торасы да юк.
Соңгы арада бик популяр булып киткән җырчы Гөлсирин Абдуллина үзе турында нахак сүз сөйләргә юл куймый. @vagapovfest төркемендә язылган комментарийларны укып, ул үзен караклыкта гаепләүчеләрне "урыннарына бастыра".
Кем "урлаган"? 🤯
⠀
Ни өчен дип язуым бу сүзләрне, язам иренмичә!
"Урлаган" дигән сүзләрне җенем сөйми.
Кичә @vagapovfest группасында комментарийлар укып утырып, ачыклык кертәсем килде!
Кайбер аңлап бетермәүче апалар өчен язам.
⠀
Горурланып әйтә алам!
"Кошларым" җырын минем якташларым язган: көе Вәсим Әхмәтшин, сүзләрен авылдашым, күршем Нәкыя Йосыпова.
Һәм бу җырны иң беренчеләрдән булып В. Әхмәтшинның хатыны Асия Әхмәтшинә башкарган! Вакытында бу җырны легендар җырчыларыбыз Әлфия Афзалова, Айдар Галимов @aidar_studio , Илсия Бәдретдинова @ilsiiabadretdinova җырлавын беләм.
Һәм 9 яшемдә миңа да бу җырны башкарырга насыйп булды. Әле дә хәтеремдә, әти-әнием баян тотып җыр өйрәтүләре, зур концерт Нәкыя апа истәлегенә.
"Кошларым" җыры бик нигезле, моңлы, матур җыр.🎶💜Кемнәр генә башкармаган.....
⠀
Әйе, кайчандыр @zalilya_ Зәлилә дә бу җырны җырлагандыр. Урыннар алгандыр!
Нинди генә ямьсез сүзләр язсагыз да, аралар тату, яхшы калыр!
Зәлиләгә килгәнда, аңа бары тик уңышлар гына телим, якты юллар! 🤗😗
Үз сүзләрегезне уйлап язырга өйрәнегез инде, оятка калуыгыз бар!" - дигән җырчы, соңгы постларының берсендә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз