Логотип Идель
Яңалыклар

Кемгә премия?

Г.Р.Державин исемендәге республика премиясенә бәйгедә катнашу өчен гаризалар кабул ителә.

Г.Р.Державин исемендәге республика премиясенә бәйгедә катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

 

Державин исемендәге республика премиясе киң җәмәгатьчелек тарафыннан уңай кабул ителгән, рус һәм (яки) татар телләрендә язылган, Г.Р.Державин иҗатын популярлаштырган әдәби әсәрләр (поэзия, проза, сәнгать тәрҗемәсе, публицистика, әдәби тәнкыйть) өчен язучыларга, юриспруденция өлкәсендә фәнни тикшеренүләр өчен (монографияләр) юристларга бирелә.

      Әсәрләр һәм тикшеренүләр (алга таба — эшләр) соңгы биш ел дәвамында, ләкин премиягә тәкъдим ителгәнчегә кадәр бер елдан иртәрәк, басылган булырга тиеш.

Г.Р.Державин исемендәге Республика премиясе турындагы Нигезләмә буенча премия алу өчен эшләрне Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары, оешмалар (шул исәптән фәнни һәм иҗтимагый оешмалар, югары белем бирү мәгариф оешмалары, театрлар, музейлар, китапханәләр, мәдәни-ял итү оешмалары), җирле үзидарә органнары тәкъдим итә.

Материаллар коллегия, президиум, секретариатлар, галимнәр һәм сәнгать советлары утырышларында, хезмәт коллективы һәм оешманың башка коллегиаль органнары җыелышларында карала. Премиягә аерым автор, шулай ук составында биш кешедән артмаган авторлар коллективы тарафыннан нәшер ителгән эшләр тәкъдим ителә.

Премия елга бер тапкыр, әдәбият һәм юриспруденция өлкәләре буенча 200 мең сум күләмендә бирелә. Премияне алу өчен материаллар 23 майга кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420015, Казан ш., Пушкин ур., 66/33 йорт, Г.Р.Державин исемендәге Республика премиясе комитеты, телефон: (84-32) 64-74-73.

 

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев