Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    КЕРМӘ ӘЛЕ УРМАННАРГА

    Татарстан хакимияте гражданнарның урманнарда булуын һәм урман территорияләренә автомобильләрдә керүне чикләде.

    Кичә ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарына кул куйды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте «ВКонтакте» социаль челтәрендә хәбәр итә.

    Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч районнары чикләрендәге урман фонды территориясендә чикләүләр кертелде.

    Моннан тыш, чикләү чаралары Лаеш, Лениногорск, Лубян, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе, Шәһәр яны, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән урманчылыкларына кагыла.

    Урманнарга баруны тыю аларның территориясендә янгын куркынычының IV һәм V классларын билгеләү аркасында кертелгән. Ул документ рәсми басылып чыкканнан соң 21 көн эчендә гамәлдә булачак.

    Карарның үтәлешен контрольдә тоту ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына йөкләнгән.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!