Логотип Идель
Яңалыклар

КЕШЕ ОРГАНИЗМЫ ЭССЕЛЕККӘ ТҮЗМӘСКӘ МӨМКИН

Россия глобаль җылыну аркасында эсселек дулкыннары белән очрашкан беренче илләрнең берсе булачак.

Россия глобаль җылыну аркасында эсселек дулкыннары белән очрашкан беренче илләрнең берсе булачак. Бу хакта «Парламент газетасы» белән әңгәмәдә климатолог Александр Чернокульский белдерде.

РИА Новости хәбәр итүенчә, «аномаль һава шартларының иң тискәре нәтиҗәләренең берсе — җылы төннәр булачак. Табибларның төрле билгеләре бар, әмма еш кына бу 20 градус һәм аннан югарырак — кеше организмы бу вакытта ял итәргә өлгерми», — диде галим.

Аның сүзләренчә, бу күренешне шәһәр халкы аеруча авыр кичерәчәк. Шуңа күрә, белгеч фикеренчә, кешеләргә һәм икътисадка үзгәрүчән шартларга җайлашырга мөмкинлек бирә торган чаралар үткәрергә кирәк.

«Әгәр беркем дә бернәрсә дә эшләмәсә, эсселек дулкыннарыннан үлүчеләр саны, әлбәттә, артачак», — дип йомгаклады Чернокульский.

Элегрәк Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр иткәнчә, Волгоград һәм Ростов өлкәләрендә, шулай ук Ставрополь краенда температура 43 градуска кадәр кискен күтәрелер дип көтелә.

Чыганак:  Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев