Логотип Идель
Яңалыклар

КЕШЕ ТЕЛСЕЗ БУЛА АЛА, ЛӘКИН МИЛЛӘТ ТЕЛСЕЗ БУЛА АЛМЫЙ

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган “Милләт җыены”нда яңгыраган чыгышларда татар мәкалләре еш яңгырады. “Милләт җыены”ның пленар утырышында «Татарлар: гамәл стратегиясе» кабул ителде. Рәсми тантанада Татарстан җитәкчелеге һәм Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган татарлар катнашты.

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган “Милләт җыены”нда яңгыраган чыгышларда татар мәкалләре еш яңгырады.  “Милләт җыены”ның пленар утырышында «Татарлар: гамәл стратегиясе» кабул ителде. Рәсми тантанада Татарстан җитәкчелеге һәм Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган татарлар катнашты. 


Җир шарының төрле почмакларына сибелеп яшәгән татар үзен милләт буларак саклап калу өчен тавыш бирде. Россиянең 68 төбәгеннән һәм Татарстаннан Милләт җыенына 500ләп милләттәшебез килгән, ә чит илләрдә гомер итүче татарлар өчен махсус онлайн очрашу оештырылган иде.


Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев үз докладында татар ның фаҗигале язмышына, данлы шәхесләренә, тел, гореф-гадәт мәсьәләләренә тукталды. “ Кеше телсез була ала, ләкин милләт телсез була алмый. Тел бөтен дөнья татарларының иң зур мәдәни байлыгы. Аның нигезендә туган татар мәдәнияте, театр, музыка сәнгате, сынлы сәнгать башка рухи хәзинәләрне яңартып торырга һәм татарларның милли тәңгәллеген саклап калырга ярдәм итә. Тел — тарихи мирасның ачкычы. Татар теле Евразия киңлекләрендә яшәүче башка төрки халыкларны тылмачсыз аңларга мөмкинлек бирә. Икътисади өлкәдә хезмәттәшлек тудырырга ярдәм итә”, — диде ул.


Миллилекнең яңа мөмкинлекләрен эзләү – һәрберебезнең бурычы. Татар мәдәнияте һәрвакыт төрле булуы белән аерылып торган һәм шуңа күрә төрле үзгәрешләр чорында тотрыклылыгын югалтмаган. Безне бөек гамәлләргә омтылу һәм үз көчебезгә ышану берләштерә, диелә “Татарлар:Гамәл стратегиясендә. 


Гамәл стратегиясен тормышка ашыру буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләрендә яшьләр сәясәтенә нисбәтле бүлегендә:


Татарларның бай тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән проектлар булдыру һәм тормышка ашыру;


Яшьләрнең замана таләпләренә туры килердәй сыйфатлы белем алырга омтылышларын хуплау, бу юнәлештә ярдәм күрсәтү;


Халыкара татар яшьләре форумнарын үткәрү һ.б. проектларны тормышка ашыру күздә тотыла диелгән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев