Логотип Идель
Яңалыклар

Кеше – туган ягы белән мәңгелек

Кунагыбыз шундый истәлекле очрашу кичәсенә кырык эшен кырык якка куеп якташлары белән күрешергә ашкынып кайтты. Үзенең гадилеге белән 80 кешелек аудиторияне үзенә каратты һәм без бергәләп Рафаил Төхфәтуллинның тормыш һәм иҗат юлына сәяхәткә чыктык.

Татарларның горурлыгы дисәк,

Ялгышмабыз Рафаил аганы.

Безнең җиргә мәдехия булып тора,

Ул тудырган “Җиләкле аланы”...

(Ирек Исмагилов)

Туган төбәк, туган туфрак, туган тел... Әлеге төшенчәләрнең кадере кеше өчен еллар үтү белән көчәя, ныгый бара. Моңа без 22 гыйнвар көнне Арча Үзәк китапханәсендә узган Рөстәм Төхфәтуллин белән очрашуда янә инандык.

Рөстәм абый - якташыбыз, Бөек Ватан сугышында катнашкан күренекле әдип; татар халкы яратып укыган “Авылдашым Нәби”, “Йолдызым”, “Җиләкле аланнар” кебек бик күп хикәя һәм повестьлар авторы Рафаил ага Төхфәтуллинның улы.

Нечкә күңелле Рафаил Төхфәтуллиның күп әсәрләре үзебезнең туган як сукмакларыннан йөртә, таныш болыннар белән китап битләре аша хозурландыра. Аның хикәяләү теле дә безгә үз һәм якын.

Китапханәбездә оештырылган “Кеше – туган ягы белән мәңгелек” дип исемләнгән истәлекле очрашу быел Рафаил Төхфәтуллинның тууына 95 ел тулу уңаеннан узды.

Кунагыбыз шундый истәлекле очрашу кичәсенә кырык эшен кырык якка куеп якташлары белән күрешергә ашкынып кайтты. Үзенең гадилеге белән 80 кешелек аудиторияне үзенә каратты һәм без бергәләп Рафаил Төхфәтуллинның тормыш һәм иҗат юлына сәяхәткә чыктык.

Әдип 1924 елның 1 гыйнварында Арча районы Иябаш авылында укытучы гаиләсендә туа. Укытучыларны ул елларда бик еш кына башка мәктәпләргә күчереп йөрткәннәр. Аларның гаиләсенә дә Күлле Киме, Кышкар, Олы Әтнә, Олы Мәңгәр, Яңа Кенәр авылларында яшәргә туры килә. 1942 елда Рафаил Төхфәтуллин армиягә алына, фронтка киткәндә аңа нибары 18 яшь була... Күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән Рафаил Төхфәтуллин, башына талир тәңкә зурлыгындагы мина кыйпылчыгы кереп калып, авыр яралана һәм 2 нче группа инвалид булып туган якларына әйләнеп кайта. “Күпме генә гөмерем калды икән?” - дип уйланган Рафаил Төхфәтуллин, шөкер, тагын 50 елга якын гомер кичерә.

Күренекле әдипкә, мөгаен, иҗат чишмәсе яшәргә көч-дәрт биргәндер. Башта Яңа Кенәрдә, ә 1959 елның көзеннән гаиләсе белән күченеп килгән Әлмәт шәһәрендә иҗат итү дәверендә Рафаил Төхфәтуллинның 33 китабы дөнья күрә. Тәнкыйтьчеләр каләм остасының иҗаты нигезендә туган як матурлыгы, туган як җылысы, хезмәт кешесенә хөрмәт, аны олылау булуы хакында искәртәләр. Әдибебез язган чакта башваткыч сюжетлар кору бурычы да, моңарчы күрелмәгән персонажлар тудыру максаты да куймаган. Ул утырган да матур гына хикәяли башлаган.. Аның шулай ипле генә, салмак кына хикәяләвеннән автор белән укучы арасында теләктәшлек, дуслык мөнәсәбәтләре урнаша. Алай гына да түгел, әдипнең күп хикәяләрендә укучы нәкъ менә үзен очраткандай була. Кайчакларны Рафаил абыйга “Фәлән хикәядә сез бит нәкъ менә минем тормышымны язгансыз. Ә бит без таныш та түгелләр. Барысын шул хатле төгәл итеп каян белеп, кемнәрдән сораштырып бетердегез?” – дигән хатлар да килә.

Татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Р.Төхфәтуллин 1974 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә, ә 1984 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Рөстәм абый Төхфәтуллин белән әңгәмә вакытында, без аның да әтисе кебек иҗат кешесе булуын күрдек. 2013 елда ул Рафаил Төхфәтуллинның истәлекләрен барлап “Минем җаным китапларымда” дип исемләнгән китап бастырып чыгара. Кичәбезнең кунагы әлеге китапның язылу тарихы белән дә бик теләп уртаклашты. Рөстәм абыйның, рус мөхитендә яшәп тә, татарча сөйләшүе безнең өчен бер горурлык булса, аның ВКонтакте социаль челтәрендәге үз битендә Рафаил Төхфәтуллинның тормыш һәм иҗат юлын даими яктыртып баруы, аңа карата тагын да соклану хисләре уятты. Рөстәм абыйның заман белән бергә атлавы, тарихка тузан кундырмыйча, аны безнең буынга җиткерә белүе зур игътибарга һәм ихтирамга лаек! Ул шулай ук туган авылы Яңа Кенәрдә Рафаил Төхфәтуллинны искә алу кичәләренә гаиләсе һәм иҗатташ дуслары белән кайтып тора. Туган якка эзне суытмавы өчен рәхмәт аңа!

Бүгенге көндә аның әтисе – Рафаил Төхфәтуллин исемендә махсус премия бар (Рөстәм Төхфәтуллин 2013 елда лаек), Яңа Иябаш авылының үзәк урамы һәм Әлмәт шәһәрендәге бер китапханә Рафаил Төхфәтуллин исемен йортә. Әлмәттә шулай ук Рафаил Төхфәтуллинга багышланган музей булдыру өстендә эшләр башкарыла, ә Арча шәһәренең Әдәбият һәм сәнгать музеенда аңа багышлап почмак эшли. Иң мөһиме аның китаплары, әсәрләре укучылар тарафаннан гел яратып укыла, әһәмиятен югалтмый. Менә шундый якташ язучыбыз булуы белән без чын күңелдән горурланабыз!

Ләйлә Арсланова, Арча Үзәк китапханәсе

 

 

Мингазова Гөлназ фотолары

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Рафаил ТөхфәтуллиН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев