-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
КФУ - "Бөтенроссия студентлар марафоны" җиңүчесе
Сочида Беренче урын өчен 20 кешедән торган КФУ делегациясе көрәшкән. Яшьләр фестивалендә катнашучылар интеллектуаль уеннарда, "Экобана" декоратив-гамәли сәнгать конкурсында, "Дөнья тавышы" вокал конкурсында, парк волейболы, мини-футбол, боулинг буенча турнирларда көч сынашкан, шулай ук башка конкурс сынаулары да уздырылган. Бу хакта tatar-inform.ru хәбәр итә.
"Быел фестивальдә Русиянең 30 алдынгы ВУЗыннан 500 дән артык студент катнашты", — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Яшьләр фестивале 1-5 февральдә Сочида узды. "Бөтенроссия студентлар марафоны" - ул студентлар өчен зур мәйданчык, ул иҗади, спорт һәм интеллектуаль программаларда ярышларны, шулай ук төрле өлкәләрдә танылган профессионаллардан төрле мастер-класслар үткәрүне берләштерә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз