КФУда Төрки лингвокультурология конференциясе уза
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе тарафыннан 11 тапкыр төрки телләрнең лингвокультурологик проблемаларын өйрәнүгә багышланган халыкара конференция үткәрелә. Чараны Гөлзадә Сафиуллина “Төрки даласы” җыры белән башлап җибәрде.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе тарафыннан 11 тапкыр төрки телләрнең лингвокультурологик проблемаларын өйрәнүгә багышланган халыкара конференция үткәрелә. Чараны Гөлзадә Сафиуллина “Төрки даласы” җыры белән башлап җибәрде.
Катнашучыларның географиясе төрле. Быел, Татарстан, Бакшортстан, Чувашия республикалары һәм Мәскәү кебек шәһәрләр белән беррәттән чит илләрдән, аерым алганда, Казахстан, Төркия, Германия, Үзәк Африканың Чад дәүләтләреннән студентлар һәм магистрантлар катнашырга теләк белдергән. Туган тел көнендә конференциянең пленар утырышы бөтен төрки дөньяда кыю һәм хөр фикерле милләтпәрвәр шәхес буларак танылу алган бөек язучысы - Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әмирхан Еникинең 110 еллык юбилей елын йомгаклауга багышланды.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов:
- Быел Әмирхан Еникинең 110 еллык юбилеен Туган тел көнендә “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” конференциясенең пленар утырышында тантаналы рәвештә билгеләп үтәбез. Аның иҗаты безнең уку йорты галимнәре тарафыннан ярты гасырдан артык эзлекле өйрәнелеп килә. Галимнәребез язучының иҗатын өйрәнү мәктәбен формалаштырды дип әйтергә дә була. Язучының томлыкларын төзү, инглиз теленә тәрҗем итү, хәтта кайбер китапларының бизәлешен эшләүне дә безнең институтыбыз укытучылары, студентлары башкарды. Без моның белән горурланабыз һәм әлеге юнәлештәге эшебезне дәвам итәрбез дип өметләнәбез.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина:
- Без бүген туган телне сакларга, якларга мохтаҗ булган заманда яшәбез. Шулай да бүген Рәсәй Федерациясе тел сәясәтенең федераль дәрәҗәдәге, региональ дәрәҗәдәге актуаль юнәлешләренең берсе булып шартлы рәвештә Бөтенроссия җәмгыятенең мәдәни байлыгы дип саналган фондларның туган телләрне саклау һәм үстерү тора. Бездә 173тән артык милләт вәкиле яши. Хәзерге вакытта республикабыз мәктәпләрендә 5 туган телдә укыту алып барыла, 7 тел мәктәпләрдә туган тел һәм әдәбияты предметы кысаларында өйрәнелә. Якшәмбе мәктәпләрендә 23 милләтнең теле һәм мәдәнияте өйрәнелә.
Язучылар берлеге рәисе, атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Салихов:
- Безнең бик күп язучыларыбыз шушы йорттан чыккан. Бүген менә шушы чарада татарның олуг классигы Әмирхан Еникине искә алуыбыз аеруча күңелгә якын. Шуның өчен әлеге конференцияне, пленар утырышны оештырган мөгалиммнәргә, студентларга бик зур рәхмәт белдерәм.
Әмирхан Еникинең иҗаты белән генә түгел, тормыш юлы белән дә танышты катнашучылар һәм кунаклар. Институтның икенче катында язучының фотокүргәзмәсе дә оештырылган иде.
Пленар ачылыш “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Аннан соң, дүрт секция үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Конференциядә мәктәп укучылары, студентлар, магистрантлар, аспирантлар һәм докторантлар катнаша.
«Идел» журналы 16+
Галерея
Теги: конференция Әмирхан Еники КФУ, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев