Яңалыклар
КФУга ректор вазифаларын башкаручы билгеләнде
Илшат Гафуров белән тикшерү эшләре бару сәбәпле, шундый карар кабул ителгән.
КФУ ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп профессор Дмитрий Таюрский билгеләнде. «Татар-информ»га билгеле булганча, Илшат Гафуров белән тикшерү эшләре бару сәбәпле, шундый карар кабул ителгән.
Таюрский университетта фәнни эшчәнлек буенча проректор булып эшли.
КФУ ректоры Илшат Гафуровны Мәскәү Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 21 декабрьдә тоткарлаган. Мәскәүнең Басман суды тикшерүче үтенече буенча аны 2022 елның 21 февраленә кадәр сак астына ала. Кулга алынган КФУ ректоры Илшат Гафуров гаебен танымый.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев