КФУНЫҢ ФИЛОЛОГИЯ ИНСТИТУТЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАР КҮПМЕ?
Филология институтында 2018 елдан бирле билингваль (рус һәм татар телләрендә белем бирүче) һәм, 2020 елдан полилингваль (рус, татар һәм инглиз телләрендә белем бирүче) кадрлар әзерләү эше дә алып барыла.
1 июльдә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология институтына 2021/2022 уку елына кабул итү үзенчәлекләре турында сөйләштеләр. Матбугат конференциясендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты деканы Рамил Мирзаһитов, шулай ук профориентация һәм эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек үзәге мөдире Алмаз Закиров катнашты.
“Татар теле һәм әдәбияты буенча белгечләр әзерләү юнәлешендә, узган елдагыча, ике уку программасы эшләдек һәм студентлар кабул итәбез. Беренче юнәлеш - татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерли торган юнәлеш (25 бюджет урын). Алар өчен икенче, өстәмә белгечлек тә каралган, бу - инглиз теле. Биш елдан соң әлеге программа буенча белем алучы студентлар ике диплом алып чыгачаклар. Икенчесе филология юнәлешендәге “Татмедиа” белән берлектә әзерләнгән татар теле, әдәбияты һәм журналистика программасы. Бу программада уку дүрт ел дәвам итә һәм анда 25 бюджет урын каралган (былтыр бюджет урыннар саны 23 тәшкил иткән – Авт.). Беренче программаны үзләштерергә теләүчеләргә дә, икенче программага килүчеләр өчен дә өч сынау бар: икесе – рус теле (кимендә 40 балл булырга тиеш) һәм җәмгыять белеменнән (кимендә 45 балл) БДИ нәтиҗәләре. Өченчесе – татар теле буенча эчке имтихан (14 июль көнне – консультация, 15 июль – имтихан көне). Тест рәвешендәге имтихан мәктәп программасында үтелгән темаларга багышланачак”, - дип 2021/2022 уку елына кабул итү үзенчәлекләре белән таныштырып узды Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты деканы Рамил Мирзаһитов.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында музыка укытучыларын да әзерлиләр. Башка еллардан аермалы буларак, быел ул көндезге һәм читтән торып уку бүлеген берләштергән формада узачак (очно-заочно). Бу программада да 25 бюджет урын каралган, укырга кергәндә рус теле һәм җәмгыять белеменнән БДИ нәтиҗәләре карала, өченче сынау – музыка буенча комплекслы имтихан (ул музыка коралында уйнап күрсәтү, музыка теориясе буенча сорауларга җавап һәм җыр башкарудан гыйбарәт). Биредә 2018 елдан бирле билингваль (рус һәм татар телләрендә белем бирүче) һәм, 2020 елдан башлап, полилингваль (рус, татар һәм инглиз телләрендә белем бирүче) кадрлар әзерләү эше дә алып барыла. Рамил Мирзаһитов бу юнәлешләргә дә тукталып узды:
“Быел шулай ук көндезге һәм читтән торып уку бүлегенә Татарстан Республикасы заказы нигезендә 150 студент (125 студент - көндезге бүлеккә, 25 студент – читтән торып уку бүлегенә) кабул итәбез. Читтән торып уку бүлегенә башлангыч сыйныф укытучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр тәрбиячеләрен җыярга уйлыйбыз, нигездә бу – колледжлар тәмамлаган студентлар. Көндезге бүлеккә математика/инглиз теле (25 урын), информатика/инглиз теле (25 урын), тарих/инглиз теле (25 урын), башлангыч сыйныф укытучылар/инглиз теле (25 урын), инглиз теле/икенче инглиз теле укытучылары (25 урын) – барлыгы биш төркем җыячакбыз. КФУ сайтында күрсәтелгән мәгълүматта бу юнәлешләр контракт/договор дип торса да, алар өчен акча түләргә кирәк булмаячак – бу программалар өчен Татарстан Республикасы акча бүлеп бирә. Өстәвенә, алар өчен 15 меңлек стипендия дә каралган”.
2016 елдан алып, Институтта өч төрле югары мәктәп үз эшчәнлеген алып бара, болар: Л. Толстой исемендәге Рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбе, Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе, И.А. Бодуэн де Куртенэ исемендәге Рус теле һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбе. Профориентация һәм эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек үзәге мөдире Алмаз Закиров аларның эшчәнлеге турында сөйләде:
"Һәрбер югары мәктәпнең дә үз миссиясе бар: Рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбендә без филология һәм педагогик белем юнәлешләре кысаларында чит теле белгечләре, укытучылары әзерлибез, Рус теле һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбендә, рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучыларын чыгарабыз, шулай ук чит ил студентлары белән дә эш итеп, рус телен чит теле буларак укытабыз. Хәзерге вакытта институтта якынча 4800 студент укый, шуларның 1500 тирәсе чит ил студентларына туры килә".
Казан (Идел буе) федераль университетында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланып китте. БДИ нәтиҗәләре белән укырга керүчеләр өчен ул 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк, ә инде эчке имтиханнар тапшыручы абитуриентлар гаризалары 10 июльгә кадәр тапшырып өлгерергә тиеш. Гаризалар быел катнаш форматта кабул ителә: аларны дистанцион рәвештә дә, Казан шәһәре, Кремль урамы, 35 адресы буенча урнашкан КФУ бинасында да тапшырырга мөмкин. Бу формат эчке имтиханнарны тапшыруга да кагыла: имтиханнар “Экзамус” платформасында дистанцион рәвештә дә, КФУның үзенә килеп тә тапшырып булачак.
Матбугат конференциясендә Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырган укучыларга каралган стипендияләр турында да әйтеп уздылар. БДИ нәтиҗәсе 100 баллны тәшкил иткән студентлар уку елы башында бер тапкыр бирелүче 80 мең күләмендәге стипендиягә лаек булачак. Россия күләмендәге олимпиадаларда шундый нәтиҗәләргә ирешкән студентарны исә бер тапкыр бирелүче 100 меңлек стипендия көтә.
Түләп уку һәм бюджет урыннар турында тулырак:
КФУга контракт нигезендә уку бәяләре (2021/2022)
Бюджет, контракт урыннар турында мәгълүмат
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев