Логотип Идель
Яңалыклар

Кәгазь хезмәт кенәгәләренә алмашка электроннары килә

Хезмәт кенәгәсе эш кешесенең хезмәт эшчәнлеге һәм стажы турында төп документ булып санала. Федераль закон нигезендә, 2021 елның 1 гыйнварыннан эшкә беренче тапкыр килүчеләрнең хезмәт эшчәнлеге турында информация электрон рәвештә алып барылачак, һәм әлеге хезмәткәрләргә кәгазьле хезмәт кенәгәсе ачылмый.

2019 елның 16 декабрендә Россия Президенты «Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында (хезмәт эшчәнлеге хакында электрон рәвештә мәгълүмат формалаштыру өлешендә)» 439-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды. 
Закон 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде. Әлеге уңайдан бүген ТР Министрлар Кабинетында брифинг оештырылды. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин журналистларга белдергәнчә, республикада яшәүчеләрнең 30 проценты электрон хезмәт кенәгәсенә өстенлек биргән. 

Хезмәт кенәгәсе эш кешесенең хезмәт эшчәнлеге һәм стажы турында төп документ булып санала. РФ Хезмәт кодексы 66.1 статья белән тулыландырыла, аның нигезендә хезмәт эшчәнлеге турындагы белешмәләр хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлеге һәм хезмәт стажы турында төп мәгълүмат булып тора. Анда башкара торган эш, башка даими эшкә күчерү һәм хезмәткәрне эштән азат итү турындагы мәгълүмат(информация) саклана. Шулай ук эш бирүчеләр тарафыннан РФ Пенсия фондының мәгълүмат системасына тапшырыла. 

Федераль закон нигезендә, 2021 елның 1 гыйнварыннан эшкә беренче тапкыр килүчеләрнең хезмәт эшчәнлеге турында информация электрон рәвештә алып барылачак, һәм әлеге хезмәткәрләргә кәгазъле хезмәт кенәгәсе ачылмый.

Ә хезмәткәргә эшчәнлеге турында мәгълүматны кәгазьдә яки электрон формада да алу мөмкинлеге бар:

- эш бирүченең соңгы эш урыныннан;
- дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә;
- Россия Федерациясе Пенсия фондында;
- дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын кулланып.

2020 елның 31 декабренә кадәр һәр хезмәткәр гариза язып, үз теләген белдерә ала: эш бирүче тарафыннан хезмәт кенәгәсен алып баруны дәвам итү яки яңа электрон формага күчүен хәбәр итә, - диде Эдуард Вафин.

Электрон формага күчергә теләп гариза биргән хезмәткәрләргә эш бирүчеләр хезмәт кенәгәләрен кулларына тапшыра, шуннан соң аны алып барган һәм саклаган өчен җаваплылыктан азат ителәләр. Хезмәт кенәгәсен тапшырган вакытта аңа тиешле язма теркәлә.

Хезмәткәр эш бирүчегә югарыда күрсәтелгән гаризаларның берсен дә тапшырмаган очракта, эш бирүче аның элеккеге хезмәт кенәгәсен алып баруны дәвам итә.

2020 елның 31 декабренә кадәр эш бирүчегә язма гариза бирмәгән гражданнар моны төп эш урыны буенча, шул исәптән эшкә урнашканда да теләсә кайсы вакытта башкара ала.

Яңа таләпләрне гамәлгә ашыру максатыннан 2020 ел дәвамында эш бирүчеләр әзерлек чаралары уздыра:

- Россия Федерациясе Пенсия фондының мәҗбүри пенсия иминияте системасында техник әзерлекне тәэмин итү;

 - 2020 нче елның 30 нчы июненә кадәр һәр хезмәткәрнең хезмәт законнарындагы үзгәрешләр турында язма рәвештә хәбәр бирү;

- локаль норматив актларны кабул итү яки үзгәртү (кирәк булганда); 

- килешүләргә һәм күмәк шартнамәләргә үзгәрешләр кертү, хезмәткәрләрнең вәкаләтле вәкилләре белән фикер алышу.

Федераль закон нигезендә, эш бирүче Россия Пенсия фондына эшкә кабул итү, башка даими эшкә күчерү һәм эштән азат ителү, турында киң һәм тулы мәгълүмат бирергә тиеш.

Эдуард Вафин белдергәнчә, 607 кеше башта хезмәт кенәгәсенең кәгазь вариантын сайлаган, ә соңыннан фикерләрен үзгәртеп электрон вариантка өстенлек биргән.

Шунысын да кисәтеп узарга кирәк, кәгазь хезмәт кенәгәсеннән электрон вариантка күчәргә мөмкин, ә инде электроннан искесенә күчү башкарылмый. 

Фото ТР Министрлар кабинетының матбугат үзәгеннән алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев