-
«Черек күл»дә «Мәдәни чәршәмбе»: акустик дуэт тыңларга һәм кофе ярдәмендә картина ясарга чакыралар Казанның җәмәгать киңлекләрендә «Мәдәни чәршәмбе» проекты дәвам итә. Чираттагы чара бүген «Черек күл» паркында узачак.
-
"Зәкят" хәйрия фонды һәм Казан мәчетләре корбанлыкларга гаризалар кабул итә Мөселманнар өчен зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме якынлаша. Быел Корбан гаете 9 июльгә туры килә. Мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең изге әмерен – тугрылыкны, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен, буйсынучанлыкны гәүдәләндерүче корбан чалу йоласын үтәячәк.
-
Россиядә чүп-чарны сортларга аерып җыю мәҗбүри булачак Россия Дәүләт Думасы депутатлары икенче һәм өченче укылышта икенчел ресурслар белән эш итү турындагы закон кабул итте. Ул гражданнарны икенчел чималны аерым җыярга, ә компанияләрне мондый ресурсларны утильләштерү белән шөгыльләнергә мәҗбүр итәчәк.
-
Әнкарада Гаяз Исхакыйның кызы, профессор Сәгадәт Чагатай искә алынды Танылган язучы Гаяз Исхакыйның кызына багышланган очрашуны “Гаяз-Таһир-Төркистан- Идел-Урал” вакфы белән берлектә язучы, журналист Роза Корбан оештырды.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Хаҗ кыласың килсә, ярышта катнаш!
29 февральдә Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча IV Бөтенроссия ярышлары узачак. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте сайты хәбәр итә. Быел турнир ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлана. Ярышларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР Джиу-джитсу федерациясе оештыра.
Ярышлар «Ак барс» көрәш сараенда узачак. Узган елдагы кебек үк, төп бүләк буларак, быел да ир-атлар арасында хаҗга юллама уйнатылачак. Спорт вакыйгасында җиңүчегә мондый мөмкинлек ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстандагы рәсми хаҗ операторы – “ДУМ РТ Хаҗ” тарафыннан тудырыла.
Җан атучыларны шулай ук сөенеч көтә – тамашачылар арасында оештыручы спонсорлардан бүләкләр уйнатачак, ди проект авторлары.
Ярышларда Россиянең көчле спортчылары катнаша – алар джиу-джитсу буенча беренче разрядтан да ким булмаган квалификациягә ия булырга тиеш (2001 елда туганнар һәм аннан өлкәнрәкләр). Спортчылар 12 үлчәү категориясендә ярышачак: ир-атлар арасында – 56 кг, 62 кг, 69 кг, 77 кг, 85 кг, 94 кг и 94 килограммнан югарырак, хатын-кызлар арасында – 49 кг, 55 кг, 62 кг, 70 кг, 70 килограммнан югарырак.
Турнир Россиянең җыелма спорт командаларына кандидатлар исемлеген туплау һәм аларны халыкара спорт ярышларында Россия данын якларга әзерләү максатыннан уздырыла. Шунысы куанычлы, Россия дөньяда джиу-джитсу үсешенең дәрәҗәсе буенча лидерлар рәтендә.
Моннан тыш, ярышлар нәтиҗәләре буенча, ЕВСК таләпләрен үтәү шарты белән, беренче урынны алган спортчылар «Россиянең спорт мастеры» исемен алуга хокуклы. Ярышлар татар дин әһеле Мәрҗани исеме белән аталган, чөнки галим көрәш буенча казанышлары белән билгеле шәхес булган. Джиу-джитсу буенча көрәш үткәрүнең максаты – Шиһабетдин Мәрҗани исемен Татарстанда һәм Россиядә популярлаштыру һәм мәңгеләштерү, шулай ук яшьләр һәм мөселманнар арасында сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү, дип яза Татарстан Диния нәзарәте.
Актив тормыш рәвешен пропагандалау – ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең аерылгысыз өлеше. Спорт чаралары яшь мөселманнарны берләштерү, дуслаштыру, өммәт тормышында актив катнаштыруның мөһим бер чарасы булып хезмәт итә. Бу төр чаралар яшьләрне дөньяви һәм дини яктан гыйлемле, актив гражданлык позициясенә ия, үз халкының һәм башка милләтләрнең мәдәни-тарихи мирасына хөрмәт белән караучы шәхесне тәрбияләргә мөмкинлек бирә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз