-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ! 26 гыйнвар көнне Татар китабы йортында конкурс нәтиҗәләре буенча, Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең җиңүчеләре игълан ителде.
-
АЙДАР ФӘЙЗРАХМАНОВ ЯҢА ПРОГРАММА ТӘКЪДИМ ИТӘ Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармoниясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл әйтте..» циклыннан «Ышаныч» дип аталган яңа программа булачак!
-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
-
Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр - ЙОЛДЫЗНАМӘ Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр. Эштә коллегаларыгызның күз уңыннан төшеп калган нечкәлекләргә игътибарлырак булыгыз. Бу сезгә карьера баскычыннан югарырак күтәрелү өчен әйбәт кенә этәргеч булыр.
-
ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: «Баламны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми» Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.
-
Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсен япты. Ни булды икән? Сәхифәңне ник яптың дип күпләр сорый. Соңгы вакытта миңа бик күпләр язылды. ди Алинә.
Хабаровскида бер әби аюдан котылыр өчен төне буе ырларга мәҗбүр булган
Хабаровск өлкәсендә 83 яшьлек әби гөмбә җыярга урманга чыгып китән. Урманда аюга юлыккан һәм аннан качарга тырышканда сазлыкка батып калган. Әби тәүлек буе диярлек билгәчә сазлыкта басып торган һәм аю якынлашмасын өчен кыргый җәнлек кебек ырылдарга мәҗбүр булган.
Фото: pixabay.com
Хабаровскиның Сита поселогында яшәүче бер әби урманга гөмбә җыярга чыгып киткән һәм югалган. Әлеге җирлектә аюга юлыгу очраклары шактый булган. Әби югалганнан соң аны эзләргә авыл халкы һәм дәүләт органнары чыккан. Урман сукмагында гөмбә тутырылган чиләк табылганнан соң эзләүчеләр җирле хайваннарга хас булмаган ырлау тавышы ишеткәннәр. Шул тавышка барып, коткаручылар әбигә тап булганнар.
Аю әбине төне буе сагалап чыккан. Ул коткаручыларның машинасын күреп кенә куркып качкан. Әбине коткарганнар соң хастаханәгә илткәннәр, ләкин анда озак тотмаганнар. Ул сау-сәламәт, җәрәхәтләнмәгән, бары тик бик зур стресс кичергән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз