-
Кайбер төбәкләрдә битлек китү режимы кире кайтарыла Сүз коронавирус белән авыручылар санының бер атна күрсәткече 100 мең кешегә 50 очрактан артып киткән территорияләр турында бара.
-
«Хәрәкәттә – бәрәкәт»: татар биюе буенча егетләр батлы Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты яңа формат тәкъдим итә. Татар халык биюе буенча «Батыр батл» дип исемләнгән мастер-класс узачак.
-
Быел баланы мәктәпкә җыю күпмегә төшәчәк? Россиядә әти-әниләрнең яртысы август аенда баланы мәктәпкә җыю өчен ял ала, күпчелек гражданнар бу максатларга 15 мең сумнан артык тотарга ниятли
-
Ун балалы аналарга «Герой-ана» исеме һәм 1 миллион сум акча биреләчәк Бу исемгә лаек булучыларга аерым билге, грамота һәм 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк алачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Халыкара мөселман киносы фестивале сентябрьдә узачак
XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2020 елның 4-9 сентябрендә узачак. Бу карарны ТР Мәдәният министрлыгы һәм фестивальнең оештыру комитеты кабул иткән.
Оештыручылар билгеләнгән вакытка барлык чикләүләр дә бетәр һәм кинофорум гадәти форматта узар дип өметләнә. Шулай да чараларның бер өлеше онлайн-форматка күчерелергә мөмкин: бүген моның өчен тиешле технологияләр җитештерелә.
Гаризалар кабул итү 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Пандемиягә карамастан, гаризалар бик кызу темп белән арта бара: 15 апрель белешмәләре буенча, 41 илдән 398 фильм юлланган; география гадәттәгечә киң – Швециядән алып, Австралиягә, АКШдан алып, Малайзиягә кадәр. Бәйге номинацияләрендә берникадәр үзгәрешләр кертелгән: фестиваль бүләкләре өчен 2020 елда 12 тулы метражлы нәфис фильм, 10 тулы метражлы документаль кинотасма, 20 кыска метражлы нәфис фильм һәм “Милли программада” 10 фильм көч сынашачак. Бәйгедә катнашуга 2019 елдан иртәрәк җитештерелгән фильмнар кабул ителми.
Сайлап алу комиссиясен танылган кино белгече, кинотәнкыйтьче Сергей Анашкин (Россия) җитәкләячәк. Аның командасына кино белгече Светлана Слапке (Германия), шулай ук тарихчы һәм культуролог, Яңа культурология институты директоры, ВГИКның фәнни хезмәткәре, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Россиядә мәдәниятара диалог тәҗрибәләрен һәм технологияләрен модельләштерү лабораториясе докторанты Нина Кочеляева (Россия) кушылачак.
«Сергей Анашкин белән Светлана Слапкеның безнең фестивальдә эшләү тәҗрибәсе бар, алар үзләрен югары дәрәҗәдәге белгечләр буларак танытты, - ди «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.
Өстәмә мәгълүмат – фестивальнең kazan-mfmk.com рәсми сайтында.
чыганак: фестивальнең матбугат хезмәте
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз