-
"Кыямовлар кыздыра": Татарда парлы сүзләр Узган елда старт алган "Кыямовлар кыздыра" проекты был да дәвам итә.
-
ТР Милли китапханәсендә кытай, инглиз, корея телләре буенча мастер-класслар узачак ТР Милли китапханәсендә февраль аенда телләр буенча мастер-класслар сериясе узачак. Аларга бушлай кереп була.
-
“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе ачык дип игълан ителә! “Идел” журналы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты белән берлектә янәдән “Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә.
-
Татарстандагы иң кирәкле һөнәр ияләрен атаганнар Татарстанда иң кирәкле һөнәр ияләре – машина йөртүчеләр, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, кондуктор, механик-җыю эшләре слесарьлары.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә Татарстанда кайнар линия эшли башлаячак
25 нче ноябрьдән 5 нче декабрьгә кадәр республикада ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелегенең Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган кайнар линиясе эшләячәк.
Эш көннәрендә шалтыратулар 9:00 дән 18:00 гә кадәр +7(843)238-53-68 телефоны буенча кабул ителәчәк. Ял көннәрендә сорауларга +7(843)238-98-54 телефоны буенча 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр җавап бирәчәкләр. Шулай ук халык бердәм консультация үзәгенә +7(800)555-49-43 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала, дип хәбәр итә Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
1 нче ноябрьгә Татарстанда ВИЧ белән зарарлануның 28 мең 261 очрагы теркәлгән, шуларның 8 мең 430 ы үлгән (2 мең 714 кеше – ВИЧ-инфекциясе аркасында). Бу диагноз белән 15 меңгә якын кеше диспансер исәбендә тора. Республикада инфекциянең таралуы 100 мең кешегә 384,0 тәшкил итә, бу Россия буенча күрсәткечтән 2 тапкыр кимрәк. Ел башыннан Татарстанда 749 ВИЧ белән авыручы ачыкланган, бу узган елның шул ук чоры дәрәҗәсендә һәм уртача еллык күрсәткечтән 10% ка кимрәк. Республиканың Әтнә һәм Чирмешән районнарында да инфекция очраклары теркәлгән. Республика күрсәткеченең артуы 13 районда, 4 районда (Аксубай, Баулы, Бөгелмә, Югары Ослан) 1,5 һәм аннан да күбрәк тапкыр күзәтелә.
Республикада ВИЧ таралуның үзенчәлеге – риск төркемнәренә кермәгән урта һәм өлкән яшьтәге гражданнарның актив зарарлануы, хезмәткә яраклы халык арасында ВИЧ йоктыручыларның чагыштырмача артуы. Ачыкланган барлык очракларның 80,5% ы 30-59 яшьлек татарстанлылар өлешенә туры килә.
Республикада инфекцияне җенси тапшыру юлы өстенлек итә: сакланмаган җенси элемтә аша 627 кеше яки 83,7% кеше зарарланган, наркотикларны тамыр аша кертеп 116 кеше йоктырган, ягъни 15,5% ы, анадан балага инфекция 6 очракта (0,8%) тапшырылган.
Вирусны вакытында ачыклап дәвалау лаборатория тесты ярдәмендә генә мөмкин. ВИЧка бушлай һәм аноним рәвештә тикшеренеп була торган оешмаларның адресларын планлы диспансеризация кысаларында белергә була. Өстәмә мәгълүмат Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге сайтында урнаштырылган, сорауларны +7(843)272-70-90 ышаныч телефоны буенча бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Казанда даими рәвештә тест-мобильләр эшли, анда шәһәрлеләр ВИЧка экспресс-тест уза ала. Машиналарның чыгу графигы «Вконтакте»да «Җиңү өчен тест» проекты төркемендә бастырыла.
Чыганак: kzn.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз