-
Россия пенсияләр күләме буенча дөньяда 22нче урынны били Эксперт билгеләп үткәнчә, әлеге алымнарның беренчесе бик үк дөрес түгел, чөнки пенсияләрнең абсолют күләмен сумнарга күчереп чагыштырганда реаль тормыш бәясендәге аерма исәпкә алынмый.
-
Владимир Путин белән туры элемтә булачак “Чыннан да, туры элемтә үткәрү планы бар. Әмма аның кайчан булачагы билгесез әле. Ләкин башлангыч әзерлек эшләре бара инде”, - ди Дмитрий Песков.
-
Казанның 700 укучысы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларында катнашты Мәктәп укучылары өчен профессиональ биючеләр, татар телендә педагог-хореографлар, театр артистлары һәм телетапшырулар алып баручылар остазлар булды.
-
Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены узачак XII тапкыр үткәрелә торган җыенга Россия Федерациясенең 72 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Хастаханәгә салмаганнар, нәтиҗәдә 16 яшьлек кыз вафат була

Башкортстанда Толбазы үзәк район хастаханәсендә эшләүче табиб-педиатрга карата җинаять эше ачылды. Аны балигъ булмаган кыз бала пневмония — үпкә ялкынсынуыннан үлүдә гаеплиләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкорстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтеннән сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
2019 елның февралендә Ауыргазы районында яшәүче 16 яшьлек кызны хастаханәгә китерәләр. Аның температурасы югары була, тәне калтырана. Дежур табиб-педиатр баланы карый, «кискен респиратор авыру» диагнозын куя, дәвалау тәртибен билгели һәм кызны өенә кайтарып җибәрә.
Өйдә баланың хәле начарлана, икенче көнне аны кабат хастаханәгә алып барырга чыгалар, тик кыз юлда вафат була.
«Судмедэкспертиза экспертлары комиссиясе ачыклаганча, табиб-педиатр пациентның хәле уртача авырлыкта булуын белгән килеш, аны хастаханәгә салу турында карар кабул итмәгән. Төп авыру — пневмониянең катлаулануын ачыкларга мөмкинлек бирә торган диагностика чараларын башкармаган. Шуңа күрә кызда катлаулы дәрәҗәдә шок булган, шуннан соң ул үлгән», диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.
Тикшерү барышында табиб гаебен танымаган.
«Хәзерге вакытта гаепләү нәтиҗәсе расланган җинаять эше Гафури районы судына җибәрелде», диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат.ру
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз