Логотип Идель
Яңалыклар

Никахны хастаханәләрдә теркәп булачак

Белә идегезме, өйдә язылышу 150 минут дәвамында башкарыла.

Өйгә, медицина яки башка оешмага чыгып, никахка керүче затлар катнашында өйләнешүне дәүләт теркәвенә алу административ процедурасын үтәү өчен нигез булып мөрәҗәгать итүчеләр гаризасында күрсәтелгән аерым шартлар тора.

Россия Юстиция министрлыгы россиялеләргә өйдә яки медицина учреждениеләрендә «аерым очракларда» никахка керергә рөхсәт ителгән карарны бастырып чыгарды. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында барлыкка килде, дип яза "Татар-информ".

Әмма документта аның нинди «аерым шартлар»га кагылуы күрсәтелми. ЗАГС хезмәткәре, язмача җавап биреп, гариза бирүчедән баш тартырга хокуклы, дип хәбәр ителә икән.

Өйдә язылышу, шул исәптән, ЗАГС хезмәткәренең теркәлү урынына кадәр барачак юлы белән 150 минут дәвамында башкарыла.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев