Логотип Идель
Яңалыклар

ХАТА ТАПКАН ӨЧЕН - КЫЙММӘТЛЕ БҮЛӘК

Татарча хаталы язылган иң күп элмә такталары тапкан ун кеше бүләкләнәчәк. Катнашып калырга ашыгыгыз - вакыт күп калмады!

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан республика халкын татар телендәге элмә такталарында, игълан, белдермә язмаларда, топографик һәм юл билгеләрендә җибәрелгән хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс игълан ителгән иде.

Республикада татар телендәге хаталы элмә такталар табучылар арасында бәйге 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр үткәрелә. Конкурсның модераторлары — «Халык контроле» һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. Конкурста катнашу өчен ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә яки «Халык контроле» мобиль кушымтасыннан файдаланырга кирәк. Хәбәрне калдыру өчен «Исем һәм язулардагы хаталар» категориясен сайлау, фотоматериалны йөкләү, адресны күрсәтү, вакыйга исемен, тулырак мәгълүмат, басма кагыйдәләре белән ризалыкны раслау һәм персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирү сорала.

Конкурс турында тулырак

«Халык контроле» һәм модераторлар нәтиҗә чыгарып, ун җиңүчене сайлап алачак. Аларга диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев