-
«Черек күл»дә «Мәдәни чәршәмбе»: акустик дуэт тыңларга һәм кофе ярдәмендә картина ясарга чакыралар Казанның җәмәгать киңлекләрендә «Мәдәни чәршәмбе» проекты дәвам итә. Чираттагы чара бүген «Черек күл» паркында узачак.
-
"Зәкят" хәйрия фонды һәм Казан мәчетләре корбанлыкларга гаризалар кабул итә Мөселманнар өчен зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме якынлаша. Быел Корбан гаете 9 июльгә туры килә. Мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең изге әмерен – тугрылыкны, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен, буйсынучанлыкны гәүдәләндерүче корбан чалу йоласын үтәячәк.
-
Россиядә чүп-чарны сортларга аерып җыю мәҗбүри булачак Россия Дәүләт Думасы депутатлары икенче һәм өченче укылышта икенчел ресурслар белән эш итү турындагы закон кабул итте. Ул гражданнарны икенчел чималны аерым җыярга, ә компанияләрне мондый ресурсларны утильләштерү белән шөгыльләнергә мәҗбүр итәчәк.
-
Әнкарада Гаяз Исхакыйның кызы, профессор Сәгадәт Чагатай искә алынды Танылган язучы Гаяз Исхакыйның кызына багышланган очрашуны “Гаяз-Таһир-Төркистан- Идел-Урал” вакфы белән берлектә язучы, журналист Роза Корбан оештырды.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Хатынының беренче ирен үтергән дә, күмеп куйган
Уфа шәһәре полициясенә бер ир шалтыратып, әтисе югалу турында хәбәр итә. Тикшерүчеләр югалган кешенең фатирын карагач, криминаль характердагы бернинди дә шикле әйбер тапмаган. Бу хакта «Кызыл таң»га сылтама белән "Интертат.ру" яза.
Туганнары хокук сакчыларына ирнең еш кына өйдән чыгып китеп, озак кына югалып йөрүе турында да сөйли. Югалу турында озак хәбәр итми торуларының сәбәбен дә шуның белән бәйләп аңлата алар.
Кеше югалу факты буенча эзләү эше башлаган полиция хезмәткәрләре, иң элек туганнарыннан сораштыру үткәрә, өйне һәм хуҗалык тирәсен карап чыга, шулай ук кайсы көнне югалганын ачыклый һәм ул көнне өйдә ни булганын җентекләп сораша.
Әңгәмә барышында югалган ир-атның әлеге өйдә яшәүче хатынның беренче ире булуы ачыклана. Шуның өстенә биредә хатынның хәзерге өйдәше дә яшәгәнлеге билгеле була. Әлбәттә инде, бер түбә астында яшәүче көндәшләр арасындагы мөнәсәбәт бик кискен була. Өйдә көн саен диярлек гауга, шау-шу чыга.
Шундый низагларның берсендә ике ир кычкырышып кына калмый, сугышырга ук тотына. Шул вакыт яшь ир югалган ирне кыйный башлый. Авыр дәрәҗәдә тән җәрәхәте ясалудан пенсионер ир үлә.
Кызган баштан төзәлмәслек хата ясаганлыгын белеп алган ир, озак уйлап тормастан, мәетне шәһәр читенә алып чыгып китә, шунда аулак җир табып, күмеп тә куя.
Тикшерү барышында әлеге гамәлен яшереп калырга намусы кушмаган ир, хокук сакчыларына барысын да сөйләп бирә. Хәзерге вакытта саксызлык күрсәтеп кеше үтерүдә гаепләнүчегә карата җинаять эше ачылган, ул сак астына алынган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз