Логотип Идель
Яңалыклар

Хәбиб Казанда үз залын ачарга җыена

Россиянең танылган катнаш төрләр көрәшчесе Хәбиб Нурмөхәммәтов Казанда үз залын ачарга планлаштыруы турында сөйләде.

«Татнефть»кә Казанда Eaglefcmma турнирын оештырган һәм үткәргән өчен рәхмәт. Шулай ук бу сәфәр кысаларында Әлмәттә булдым. Анда яшь спортчылар белән очраштым һәм спорт комплексларын карадым. Әле Татарстанга турнирлар белән киләчәкбез, шулай ук Казанда үз залымны ачарга планлаштырам. Киләсе очрашуга кадәр, дуслар», — дип язган Хәбиб Нурмөхәммәтов инстаграм социаль челтәрендә үз битендә.

Шулай ук җиңел авырлыкта UFC турнирының элеккеге чемпионы Болгар ислам академиясендә дә булды, дип яза Татар-информ.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев