Логотип Идель
Яңалыклар

Хәбиб Нурмагомедов җәза алды

UFCның гамәлдәге чемпионы Хәбиб Нурмагомедов тугыз айга дисквалификация алган һәм әйбәт кенә суммага штрафка да тартылган.

UFCның гамәлдәге чемпионы Хәбиб Нурмагомедов тугыз айга дисквалификация алган һәм әйбәт кенә суммага штрафка да тартылган.

Невада штатының Атлетика комиссиясе, ниһаять, Хәбиб Нурмагомедов белән Конор Макргегор арасындагы сугыштан соң чыккан конфликтка нокта куелды кебек. Комиссия Хәбибкә тугыз ай дсквалификация чәпәгән һәм 500 мең долларга штрафка тарткан. Моннан тыш, Хәбибнең туганы Әбүбакар белән спарринг-партнеры Зөбәер Тухугов бер елга дисквалификация алып, 25 мең доллар күләмендә штраф түләргә тиеш булачак.

Макргегорның үзен исә алты айга сугышудан туктатырга булганнар һәм 50 мең доллар штрафка тартканнар. Дисквалификация узган елның 6 октябреннән гамәлгә кергән дип санала.

Шунысы кызык, комиссиягә Хәбибкә үзенчәлекле тәкъдим ясаган. Әгәр дә ул хулиганлыкка каршы социаль рекламада төшсә, аның дисквалификациясен ярты елга кыскартачаклар һәм ул инде апрельдә үк рингка чыга алачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: ринг, ислам, хабиб нурмагомедов, Конор Макргегор, дисквалификация, хабиб,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев