Логотип Идель
Яңалыклар

ХӘБИБ НУРМАГОМЕДОВ ФУТБОЛЧЫ КАРЬЕРАСЫН БАШЛАРГА ӘЗЕР!

Зур футболда дебютка әзерләнәм, тәкъдимнәр көтәм, ди Хәбиб.

Россия көрәшчесе Хәбиб Нурмагомедов футболчы карьерасын башларга әзер икәнлеген белдерде.

«Зур футболда дебютка әзерләнәм, тәкъдимнәр көтәм», - дип хәбәр итте Нурмагомедов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.

Узган елның октябрендә Нурмагомедов, Әбү-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) узган UFC 254 катнаш көрәш турнирында Америка спортчысы Джастин Гэтжины отып, үз карьерасында 29 тапкыр рәттән җиңү яулады. Әлеге алыштан соң 32 яшьлек спортчы, көрәшче карьерасын төгәлләгәнгә күрү, бу җиңү аның өчен соңгысы булачагы хакында белдерде.

Нурмагомедов 2020 елның мартында урнаштырган видеода аның тауларда Казанның «Рубин» командасы эмблемасы төшерелгән куртка киеп күнекмәләр үткәрүен күрергә мөмкин. 

чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев