Логотип Идель
Яңалыклар

Хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре өчен бушлай татар теле курслары башланды

Курслар тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган 12 дәрестән тора. Дәресләр атнага ике тапкыр үткәрелә.

Дәресләрдә кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы һәм сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр белем ала. Телне белү дәрәҗәсенә карап, укучылар ике төркемдә шөгыльләнә (башлангыч һәм дәвам итүчеләр). Дәресләр атнага ике тапкыр үткәрелә.

Курслар тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган 12 дәрестән тора. Дәресләрдә укучылар товарларның татар телендәге исемнәрен, хезмәт күрсәтү өлкәсенең төп лексикасын, кунакханәдә хезмәт күрсәтү һәм җәмәгать туклану өлкәсе лексикаларын, татар телендә туристлар өчен гыйбарәләр, аш-су, кибет һәм сәүдә үзәге белән бәйле сүзләр һәм фразаларны да өйрәнәчәк.

Курс ахырында укучыларга таныклыклар тапшырылачак. Телне яхшы белү әлеге хезмәткәрләргә кулланучылар белән элемтәне тагын да ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы һәм сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре өчен бушлай татар теле курслары Казан Мэриясе базасында беренче тапкыр 2021 елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, оештырылды.

Исегезгә төшерәбез, Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен дә бушлай татар теле курслары уза, алар 20 сентябрьдә башланып китте. Шулай ук Казанның җәмәгать транспорты хезмәткәрләре, аерым алганда кондукторлар һәм машина йөртүчеләр, өчен дә бушлай татар теле курслары үткәрү планлаштырыла.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев